+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
28 Май 2021, 20:51

Икътисадка яңа импульс

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә төбәкләрнең үзенчәлеген, шул исәптән хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен экспорт эшчәнлеген үстерү процессына җәлеп итү хисабына, экспортка ярдәм итүнең нәтиҗәле һәм сыгылмалы инфраструктурасын формалаштыруның тагын бер баскычына әверелде.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә төбәкләрнең үзенчәлеген, шул исәптән хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен экспорт эшчәнлеген үстерү процессына җәлеп итү хисабына, экспортка ярдәм итүнең нәтиҗәле һәм сыгылмалы инфраструктурасын формалаштыруның тагын бер баскычына әверелде.

– Без яңа проектларга һәм мөмкинлекләргә әзер һәм ачык. Русия Экспорт үзәге тарафыннан эшләнгән Төбәк экспорт стандарты 2.0 - экспорт проектында куәтле корал, һәм без алардан уңышлы файдаланабыз. Бүгенге көндә Русия субъектларында РЭЧ 2.0 кертү буенча онлайн мониторинг системасы нигезендә, Башкортстан Республикасында Стандартның 15 инструментының 8е гамәлгә кертелгән инде. Без Русия Экспорт үзәге тарафыннан куелган планны 14 процентка арттырып үтибез. Аның гомум күләме - 75 процент - дип хәбәр итте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Әлеге мәсьәләгә багышланган чираттагы киңәшмәдә Идел буе федераль округы составына керүче Русия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан спикерлар сыйфатында Киров өлкәсе сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Банин, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министры урынбасары Владимир Балакин, Ырынбур өлкәсе икътисади үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министры Денис Гончаров, Пенза өлкәсе икътисад министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Капралов чыгыш ясадылар.

Пермь краеның икътисади үсеш һәм инвестицияләр министрының беренче урынбасары Татьяна Чуксина, Мордовия Республикасының сәнәгать, фән һәм яңа технологияләр министры вазыйфаларын башкаручы Игорь Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосып Якубов, Самара өлкәсенең икътисади үсеш һәм инвестицияләр министры урынбасары Любовь Иванова, Самара өлкәсенең икътисади үсеш һәм инвестицияләр министры урынбасары Любовь Иванова, Удмуртия Республикасының икътисад министры Михаил Тумин,
Ульяновск өлкәсенең икътисади үсеш һәм сәнәгать министры Дмитрий Вавилин, Чувашия Республикасы Министрлар кабинеты Рәисе урынбасары, икътисади үсеш һәм милек мөнәсәбәтләре министры Дмитрий Краснов катнаштылар.

Төбәк экспорт стандарты 2.0 үз эченә экспорт өчен уңайлы шартлар тудыру буенча унификацияле чараларны ала, бу, үз чиратында, Русия Федерациясе субъектында экспортка ярдәм итү системасын комплекслы үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: