+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
2 июнь 2021, 08:58

Әнисе - урын өстендә, әтисе...

Казан мәктәбендә ут ачкан Илназ Галәвиевның әтисе улына мөнәсәбәтен белдергән.

Казан мәктәбендә ут ачкан Илназ Галәвиевның әтисе улына мөнәсәбәтен белдергән.

Ул улыннан баш тартырга җыенмый, бу хакта Baza каналына сөйләгән. Улы белән әлегә күрешмәгән. Тикшерүчеләр экспертизага Мәскәүгә илткәнче күрешмәячәк. Бернәрсәгә дә карамастан, ата-аналар улыннан баш тартырга җыенмый. Шушы көннәрдә аңа кием-салым илткәннәр, чөнки ул моңа кадәр тоткарлаган вакыттагы киемдә йөргән.

Әтисе улының Яңа елдан агрессив була башлавын әйтә, әмма артык түгел, күп дигәндә ишекне каты итеп ябуын искә төшерә. Әмма соңрак агрессия көчәя. Ата-ана раслаганча, алар Илназны ташлап китмәгәннәр: башка фатирда ремонт ясаганнар, күчмә тормыш белән яшәгәннәр, шуңа күрә фатирда ул ялгызы кала торган булан.

"Икенче улыма социаль челтәрләрдә безне үтерүчеләр, дип язалар. Хатыным әле дә бик авыр стресс кичерә, урын өстеннән тормый. Миңа дәгъвә белдерүче юк, киресенчә, эштә хезмәттәшләр ярдәм итәргә әзер торалар", - ди ул.

Гаиләдә уллары сигезенче яки тугызынчы сыйныфта укыганда башы авыртуыннан зарлануын ишетәләр, соңрак баш миендә чир булуын ачыклыйлар.

"Улым белән очрашып сөйләшәсем, тиргисем, күзенә карыйсым килә", - ди әти кеше.

Фото: tatpressa.ru
Читайте нас: