-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
2 июнь 2021, 09:51

Журналист та, финансист та!

Башкортстанның өч журналисты абруйлы финанс журналистикасы конкурсында җиңүче булды.

Башкортстанның өч журналисты абруйлы финанс журналистикасы конкурсында җиңүче булды.

Чабаксарда финанс журналистикасының иң дәрәҗәле конкурсларының берсе булган "Рублевая зона"да бүләкләү тантанасы булды.

Башкортстан быел иң күп җиңүчеләрдән санала. РБК-Уфа вәкиле Равил Ватолин - «Иң яхшы телесюжет авторы» номинациясендә өченче урын, "UfaCityNews" басмасы вәкиле Олеся Вилданова - «Интернет-киңкүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация авторы» номинациясендә икенче урын, Башинформ агентлыгы һәм "Эксперт Башкортостан" гәзите вәкиле Станислав Шахов - "Шәхси финанслар турында иң яхшы проект авторы" номинациясендә беренче урынны яуладылар.

- Быел бәйге, гомумән алганда, алдагы еллардагы кебек, бик югары дәрәҗәдә узды. Оештыручыларга 400дән артык эш керде. Ә конкурсның төп аермасы - конкурста катнашучыларның эшләрен югары дәрәҗәдәге белгечләр бәяләве. Эшләр буенча фикер йөрткәндә, финанс журналистикасы көчәя бара, ә халыкның финанс грамоталылыгы, кызганычка каршы, әлегә шундый югары дәрәҗәдә түгел. Мондый конкурс, финанс журналистлары һәм әлеге тармак журналистикасы үсеше булган илдә финанс яктан бар да әйбәт булыр дип ышанасы килә, - ди Равил Ватолин.

- Беренче тапкыр бу конкурска үз эшемне җибәрдем һәм финалчылар исемлегенә кердем. Эшеңнең кадерен белсәләр, тагын да яхшырак эшлисе килә. Мәкаләмне үземнекеләр өчен язган идем: туганнарым, танышларым, гәзит укучыларыбыз белән даими рәвештә элемтәдә булдым, мошенникларның алдауларын фаш иттем. Явызлар кармагына эләкмәс өчен тулы инструкция язарга туры килде. Җавап итеп бик күп рәхмәтләр алдым. Минем эшем шундый дәрәҗәле конкурста да бәяләнүенә шатмын, - ди Олеся Вилданова.

- Финанс журналистикасы - акция, валюта курслары һәм инвестицияләр турында гына түгел. Бу - һәркемгә файдалы материаллар. Безнең эшне укучылар гына түгел, базар профессионаллары, бөтенрусия дәрәҗәсендәге экспертлар бәяләве күңелле, - ди Станислав Шахов.

«Рублевая зона» төбәк финанс журналистикасы конкурсы 2014 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның генераль партнеры - Русия Журналистлар берлеге.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: