+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
4 июнь 2021, 21:10

Ходай язмасын!

Ел башыннан сулыкларда өч бала баткан.

Ул башыннан сулыкларда өч бала баткан.

Ел башыннан республика коткаручылары 44 кешене судан чыгарган, шуларның 12се - баткан, 3се - балалар.

4 июньгә Баш идарәгә 54 муниципаль берәмлектән су объектларында оештырылырга тиешле 120 пляж урыны турында мәгълүмат хатлары (карарлар) килде. Бу узган елга караганда 30 пляжга күбрәк.

Суда хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе ял итү өчен оештырылган рәсми пляжларны гына сайларга киңәш итә. Һәм һәрвакыт уяу булырга кирәк, бигрәк тә сезнең янәшәгездә балалар булса.

Күпчелек очракта, суда ял итү белән бәйле барлык куркыныч хәлләрне булдырмый калырга мөмкин, моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз.
текә ярлар янында, көчле агымлы, сазлыклы һәм үсемлек баскан урыннарда су коенмагыз;
коену вакыты 15-20 минуттан артмаска тиеш;
* исерек хәлдә суга керергә ярамый;
ярдан еракка йөзмәгез, чөнки үз көчегезне исәпләмәскә мөмкинсез;
үтеп барган суднолар янында йөзмәгез.

Фото: мк.ру


Читайте нас: