+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
5 июнь 2021, 10:21

Китапханә - дөньяга тәрәзә

Благовар районының Үзәк китапханәсендә лингафон кабинеты уңышлы эшли. Мондый сыйныф модельле китапханәнең электрон уку залында ачылган.

Благовар районының Үзәк китапханәсендә лингафон кабинеты уңышлы эшли. Мондый сыйныф модельле китапханәнең электрон уку залында ачылган.

Китаплар патшалыгын модернизацияләү нәтиҗәсендә челтәрле үзара хезмәттәшлек оештыру һәм укытучының укучыларның эш урыннарын контрольдә тоту һәм чит телләр – инглиз һәм немец телләрен өйрәнү мөмкинлеге бирүче махсус программалар белән җиһазландырылган 4 ноутбук сатып алынган. Бүген биредә Языково урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары шөгыльләнә.

Түбәнрәк сыйныф укучылары өчен махсус техника белән җиһазландырылган “Мультстудия” бар, анда мультфильмнар төшерергә өйрәнергә була. Музыка сөючеләр модернизацияләү барышында сатып алынган уен коралларында уйнарга өйрәнә ала. Китапханә җитәкчелеге Уфа сәнгать училищесы студентлары белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

Уку залына йөрүчеләр Интернет аша электрон китапханәгә, Президент электрон китапханәсенә тоташа ала. Анда шулай ук “Консультант плюс” хокукый мәгълүмат буенча белешмә-эзләү системасына керергә мөмкин.

Әлеге яңалыклар Владимир Путинның май указларына тормышка ашыру максатында, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган.

Фото: Ирина Максимова
Читайте нас: