Барлык яңалыклар

Мәгарифтә - күтәрелеш

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Ру­сиянең 10 субъектында (бу исемлеккә Башкортстан да кергән) федераль бюджет исәбенә педагогик хезмәт­кәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү һәм педа­гогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды.

“Мәгарифтә күтәрелеш!” белем бирү проектының “Сәламәт елмаю” модулен кертү кысаларында мәктәп­ләрдә 61 стоматология кабинеты ачылды, алар бердәм дизайн стилендә булды­рылган, заманча корылмалар белән җиһазлан­дырылган һәм лицензия­ләнгән. Стоматология кабинетлары саны буенча Башкортстан ил буенча лидерлыкка чыкты.

Республикада урта һөнә­ри белем бирү системасы нәтиҗәле үсешә. Соңгы ике елда “Мәгариф” гомум­дәүләт проекты кысаларында Ворлдскиллс стандартлары буенча 43 остаханә булдырылды, быел алар 67 булачак. Без һөнәри белем бирү оешмаларының заманча инфраструктурасын булдыру буенча ил субъектларының беренче унлыгына керәбез.

Башкортстан 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан тулы күләмдә (ягъни былтыр – 778,1 миллион, бу елга 1,9 миллиард сум) субси­дияләр бирелгән беренче 24 субъект арасына керде.

Фото: "Башинформ"