+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
5 июнь 2021, 09:52

Заманча мәктәпләр арта

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Балакатай районының Балалар сәнгать мәктәбенә ел дәвамында 194 укыту-методик материал кайтарылды.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Балакатай районының Балалар сәнгать мәктәбенә ел дәвамында 194 укыту-методик материал кайтарылды.

Методик уку-укыту кулланмалары, ноталар әдәбияты, дидактик таблицалар, теория һәм сольфеджио, музыка әдәбияты, хореография буенча материаллар, чит илләр һәм Русия композиторлары портретлары – барлык материаллар да мәктәп өчен бик кирәк.

Уку кулланмаларының күпчелеге DVD диск белән комплектта, бу өйрәнелүче материалны күрсәтү мөмкинлеге дә бирә.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлфирә Минһаҗева әйтүенчә, балаларга интерактив пособиеләр бик ошый, алар уку процессында актив катнаша. Директор заманча инновацион технологияләрнең әһәмиятен аеруча билгели, алар укучыларга материалны җиңелрәк аңларга ярдәм итә.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: