Барлык яңалыклар

Уңыш нигезе — уртак гамәлләр

Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан зур нәтиҗәлелек күрсәтте.

Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан зур нәтиҗәлелек күрсәтте.

Башкортстанга инвестицияләр салу мәсьәләсе белән хәтта Транснациональ корпорацияләр дә кызыксына башлады. Төбәк властьлары фикеренчә, чит ил бизнесының республикага игътибары Башкортстанның Русия төбәкләренең икътисадка инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингында югары позициядә торуы сәбәпле арткан.

— Форумның иң төп нәтиҗәсе — Башкортстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлек рейтингында бишенче урынга чыгуы, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. — Бик көчле көндәшлек шартларында тугызынчы урыннан бишенче урынга күтәрелеп, нәтиҗәне сизелерлек яхшырта алдык. Беренче бишлектә – куәтле төбәкләр, көчсезләр юк: Мәскәү, Татарстан, Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан. Бу — безнең идарә итү командабызның зур уңышы, республика Хөкүмәтенең һәм төбәк Башлыгы Хакимиятенең Проект офисы белән килешеп эшләве нәтиҗәсе. Уртак гамәлләр безне мөһим нәтиҗәгә китерде. Ышанам, рейтинг инвестицияләр җәлеп итүчәнлегебезне тагын да арттырачак, бу Башкортстан икътисадына салыначак өстәмә миллиардлар дигән сүз. Русия Президенты Владимир Путин безне эшлекле активлыкны арттыру һәм инвестицияләр җәлеп итү өстендә эшләүче төбәк буларак билгеләде. Бу — дөрес юнәлештә баруыбызның мөһим күрсәткече. Әлеге эшне дәвам итәргә кирәк.
Халыкара форумда безнең делегация 100дән артык потенциаль инвестор, инвестиция фондлары, үсеш институтлары белән сөйләшүләр һәм очрашулар уздырды. Гомумән, Радий Хәбиров белдерүенчә, республика кул куелган килешүләр буенча төбәкләр арасында тәүге бишлеккә кергән. Имзаланган килешүләр суммасы – 122 миллиард сум, аларны гамәлгә ашыру төбәктә 2 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан, Ленинград, Тула өлкәләре, Краснодар краеннан соң, 4нче урынны алган.
Форумда игълан ителгән эре проектлар арасында — Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү, “Башкортстан сода компаниясе”ндә җитештерүне модернизацияләү, йомычкадан плитәләр җитештерүне реконструкцияләү, ДВП һәм ОСП өчен компонентлар җитештерүне оештыру (“Кроношпан” компаниясе), заманча ит эшкәртү предприятиесе төзү (“Таврос” компанияләр төркеме), керамик плитка җитештерүне киңәйтү (“Lasselsberger” компаниясе), “Салаватстекло” производствосын реконструкцияләү һәм башкалар.
Әйе, Башкортстан – тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы, уңышлы төбәк. Ил казнасының куәтле донорларының берсе. Соңгы елларда республикадагы бик күп төп күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция хәвефе минималь булган төбәкләр төркеменә карыйбыз. Барлык социаль бурычлар да тулы күләмдә үтәлә. Агымдагы ел күрсәткечләре алдагы көнгә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә. Төп җитештерү күрсәткечләре гомум илдәгегә караганда югары булу шушы ышанычны ныгыта. Башкортстанның яңа җитәкчелеге эшли башлаганда ук халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуны беренчел максат итеп куйды. Бу максатны Республика Башлыгы һәрдаим ассызыклый.
2019 елда “сентябрь указы” дип аталган республиканы социаль-икътисади үстерүгә юнәлтелгән мөһим документка кул куйганда Радий Хәбиров беренчел максат итеп шулай ук киләчәктә инвестицияләрнең еллык күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерүне, инвестиция үсеше буенча илдәге лидерлар рәтенә керүне атады.
Башкортстанда соңгы вакытта гомум суммасы 2 триллион сумлык төбәкара проект өстендә эш башланды, ул 50 инвестпроектны берләштерергә тиеш. Бу хакта Мәскәүдә Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм “Росконгресс” фонды тарафыннан оештырылган “Яңа вакытның көчле идеяләре” форумында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләгән иде.
Масштаблы башлангычны тормышка ашыру өчен берничә субъект — күршеләр белән хезмәттәшлек җайга салына, эшләр Русия Финанс министрлыгының финанс фәнни-тикшеренү институты белән бергә алып барыла. Триллионнарга җиткән инвестицияләрне якындагы елларда җәлеп итү планлаштырыла. Башкортстанның өч дәрәҗәдәге — төбәк, төбәкара һәм федераль инвестицион мөмкинлекләренә анализ ясала. Федераль һәм халыкара масштабтагы күп кенә эре инвесторлар, гадәттә, Русиянең аерым субъекты белән генә чикләнми торган проектларга теләп кушыла.
Билгеле булуынча, биш ел эчендә Башкортстанның меңләгән компаниясенә инвесторлар җәлеп итү турында карар кабул ителде.
Федераль дәрәҗәдә төбәкләргә эре инвестицияләрне кертүне стимуллаштыру өчен федераль башкарма власть органнары белән Башкортстан җитәкчелеге, инвестицияләр өчен җаваплы структуралар даими элемтәдә тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров былтыр Уфада узган “Башкортстан чакыра” инвестиция форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда: ”Мин кайбер мөһим моментларны билгеләргә телим, — дигән иде. — Беренчесе. Без башкарган бар нәрсә дә, ахыр чиктә, кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Моның өчен күп эшләргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Чөнки халыкның тормышы җиңел түгел. Бездә, чыннан да, очын-очка ялгап, тораксыз, аз хезмәт хакына яшәгән кешеләр шактый. Шуңа күрә, төп максат — кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Без, шулай ук, кешеләр яхшырак яшәсен өчен бик күп вариантлар барлыгын да беләбез”.
Соңгы ике ел дәвамындагы эшчәнлек, Петербург Халыкара икътисади форумы — нәтиҗәләре әлеге сүзләрнең ачык дәлиле.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.