+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
18 июнь 2021, 07:59

Аббау, чибәр, кемгә охшаган?

Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисовның дүрт баласы да - иҗади шәхесләр. Кызы Алинәнең гаиләсе дә шул өлкәдә танылу алды.

Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисовның дүрт баласы да - иҗади шәхесләр. Кызы Алинәнең гаиләсе дә шул өлкәдә танылу алды.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Алинә Мөдәрисова тамашачыга «Ак калфагым төшердем кулдан», «Сүнгән йолдызлар», «Өйләнәм. tat», «Хуш, авылым», «Килә ява, килә ява», «Исәнмесез!?.», «Гөргөри кияүләре» кебек спектакльләрдә бер-берсенә охшамаган образлары белән билгеле.
– Мин зур, тату гаиләдә үстем, - дигән ул "Сөембикә" журналы хәбәрчесенә. - Без - өч кыз һәм бер малай. Барыбыз да иҗат кешеләре. Икенче сеңлем Раушания Ижауда ансамбльдә бии. Өченче сеңлем Җәмилә Константин Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Энем Бәхтияргә әле 8 генә яшь. Әтием Рушат Мөдәрисов - Башкортстанның халык артисты, «Нур» театры актёры. Мин сәхнә артында үстем. Беренче ролем 3–4 яшьтә Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә булды. 10 яшемдә «Нур» театрында миңа төп роль бирделәр. Салават Юлаевка багышланган «Гөлбәзир» спектаклендә Гөлбәзир роле иде ул. Салават Юлаевның өченче хатынын уйнадым. Режиссер Илдар абый Вәлиев бик усал иде. Рольне елый-елый өйрәндем. Күз яшьләрем белән әтием янына килгәч: «Минем янга елап килмә. Үзең сайлаган юл», – диде. Шул вакытта жәлләвен күрсәтмәгән өчен рәхмәтлемен аңа. Бу роль белән Башкортстан артистлары арасында үткәрелгән бәйгедә «Яңа исем» номинациясендә җиңеп чыктым. э
Алинәнең ире Алмаз Гәрәев - Камал театры актеры һәм телевидениедә билгеле алып баручы. Кызлары Зөбәйдә дә әтисе белән бергә балалар өчен телевизион тапшыру алып бара.
Рушат эзләренә басып килгән күпме артист сәхнә балкытыр икән? Күрербез, сөенербез, горурларынбыз!
Фото: syuyumbike.ru
Читайте нас: