+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
18 июнь 2021, 07:54

Кеше җанын кыеп та, иректә йөргән

Әмма капчыктагы без 7 елдан соң килеп чыккан.

Әмма капчыктагы без 7 елдан соң килеп чыккан.

Башкортстан тикшерүчеләре 7 ел элек кылынган җинаятьне тикшерүне төгәлләгән. Благовещен районында яшәүче 28 яшьлек кешегә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуда гаепләү белдерелгән. Бу хакта Башкортстаның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эш материаллары буенча, 2014 елның маенда Благовещен үзәк район дәваханәсенә авыр тән җәрәхәтләре алган 28 яшьлек ир китерелгән. Аны Уфа-Яңавыл юлы янында табып алалар. Өч көн узгач, зыян күрүче дәваханәдә вафат була.

Әлеге җинаятьне ачып булмый. Әмма 2021 елда хокук сакчылары җинаять эше материалларына кабат анализ ясый. Табылган шаһитлар һәлак булган ирне соңгы тапкыр гаепләнүче белән бергә күрүләрен белдергән. Гражданнар элегрәк күрсәтмәләр бирмәүләрен таный, чөнки шикләнелүчедән курка.

Кабат тикшерелү барышында җинаятьче әйткән алиби расланмаган. Аңа гаеп белдерәләр һәм бәхәссез дәлилләр ирне җинаять кылуын танырга мәҗбүр итә. 7 ел элек вакыйгалар түбәндәгечә була.

Зыян күрүче гаепләнүчедән һәм аның танышыннан аны автомобильдә алып баруын сорый. Әмма юлда алар арасында конфликт була. Шикләнелүче акча бурычын кайтаруны таләп итә. Күпмедер вакыттан соң аларһ юл читендә туктап, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен урман посадкасына китә. Гаепләнүче зыян күрүчене кул һәм аяклары белән кыйный, ә аннары башына агач бита белән суга. Кыйналган танышын урманда калдырып, ул машинага әйләнеп килә һәм танышына юлдашының алар белән бармаячагы хакында игълан итә. Ирләр җинаять урыныннан кача. Соңрак кыйналган гражданны узып баручы таба. Битараф булмаган хатын табиблар чакырта.
Якын арада җинаять эшен суд тикшерәчәк. Шикләнелүчегә 15 елга кадәр төрмә яный.

Фото: пресс-служба Следственного комитета РБ
Читайте нас: