-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
18 июнь 2021, 11:19

Салаватның әнисен кем карый?

Тәэлимә апа инде 3 ел авырый.

Тәэлимә апа инде 3 ел авырый.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Салават Фәтхетдинов әнисе Тәэлимә апа янына, туган авылына кайтуын инстаграм сәхифәсендә яктыртырга ярата. Күптән түгел аның 90 яше уңаеннан кайтуын да читтә калдырмаган ул.

«Менә әни белән саубуллашабыз. Хатын белән балалар кайтып китте. Мин тәүлек буе әни янында бәби булып яттым. Әнилеләргә озак еллар әниле булып яшәргә язсын, әнисезләргә - сабырлык», — ди Салават Зәкиевич.

Тәэлимә апа инде күптән урын өстендә икән.

"Салават, син гел әнкәң кырыенда. Ул да шат күңел белән ята, малае кырыенда булгач», — дип язучыга:

«Бу малае бик кырыенда түгел шул. Менә без хатыным белән кырыенда, ичмасам. Өч ел карыйбыз инде, Аллаһка шөкер. Күп сәламнәр белән төпчек малае», — дип җавап язган Салаватның энесе Рафил Фәтхетдинов.

Берсеннән-берсе игелекле балалар үстергән анага тән сихәте, җан тынычлыгы телик.

Фото: Инстаграмнан.
Читайте нас: