+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
1 июль 2021, 11:30

Әрвахларга дога кылыйк!

Бүген - атнакич! Әрвахлар, мәрхүм-мәрхүмә булган якын кешеләребез бездән дога көтә! Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә дә укырга була, “Бисмилләһ”не әйтеп, Коръәннән аять-сүрәләр (“Фатыйха”, “Аят-әл-Көрси”, “Йәсин”, “Мөлек”, “Ихлас”) укып, кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

Бүген - атнакич! Әрвахлар, мәрхүм-мәрхүмә булган якын кешеләребез бездән дога көтә! Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә дә укырга була, “Бисмилләһ”не әйтеп, Коръәннән аять-сүрәләр (“Фатыйха”, “Аят-әл-Көрси”, “Йәсин”, “Мөлек”, “Ихлас”) укып, кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде.

Аларның урыннарын җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләрен, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталарын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм әхирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.

Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗлык кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе”, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Читайте нас: