+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
4 июль 2021, 19:50

Уфада ике дөнья рекорды куелды

Бүген VI Бөтендөнья Фольклориадасы кысаларында "Милли костюмнар" парады үтте.

Бүген VI Бөтендөнья Фольклориадасы кысаларында "Милли костюмнар" парады үтте.
Бу үзенчәлекле парадта Фольклориадага килгән барлык илләр дә катнашты. Уфа урамнарындагы халыкның катнашучыларның киемнәрендәге чагу төсләреннән күзләре камашты. Һәр ил вәкиле милли киемнәрдә үз халкының иң чагу җыр-моңын күрсәтте.
Парадта катнашучылар "Ватан" этно-паркында зур әйлән-бәйләнгә тезелде. Бүген анда ике зур рекорд куелды. Хоровод буенча илләр арасында иң күп катнашучылар бездә булды. Алар саны - 57 ил. Милләтләр саны буенча да без алдынгы урынга чыктык. Әйлән-бәйләндә 71 милләт вәкиле катнашты.
- Мин сезнең һәркайсыгыз белән горурланам! Килүегез, катнашканыгыз өчен зур рәхмәтләр белдерәм, - диде Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
- Без моны булдырдык! Бу безнең максат иде. Без - бербөтен! - диде Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының Халыкара советы президенты CIOFF Филипп Боссан.
Рекорд куелганнан соң Фольклориаданың әләме күтәрелде. Әлеге вакытта сәхнә түрендә мәртәбәле артистлар чыгышы бара.
Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: