-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
30 март 2022, 10:00

Фаҗигадә республиканың халык артисты һәлак булган

Машинада ул хатыны белән булган.

Фаҗигадә республиканың халык артисты һәлак булган
Фаҗигадә республиканың халык артисты һәлак булган
Белорет районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Стәрлетамакта яшәүче 58 яшьлек кеше "Great Wall" машинасында руль артында Чиләбе өлкәсендә яшәүче 57 яшьлек ир булган йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, внедорожник шоферы һәм аның пассажиры һәлакәт урынында үлә. Авария кичке сигездә Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 190нчы чакрымында булган. Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли, юл-транспорт фаҗигасенең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр республика автоинспекциясендә.

Соңыннан ачыклануынча, юл-транспорт вакыйгасында Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе актеры Фәһим Әхмәтҗанов һәм аның хатыны һәлак булганнар. Бу хакта "Башинформ"га актерның театрдагы коллегалары хәбәр иткән. Аларның сүзләренә караганда, Әхмәтҗанов кич белән Әбҗәлил районына туганын җирләргә китеп барган булган. Актерның хатыны Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике баласы калган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: