Уфада кыз балага бәйләнгән ирне тоткарлаганнар.
16 яшьлек кыз "наушник"ларда була һәм арттан таныш булмаган егетнең үзен куып тотуын ишетми. Башта ул үсмер артыннан 200 метрга якын ара калдырып бара, ә якын-тирәдә кеше булмавын белгәч, якынаеп, кызны интим урыннарыннан тота башлый. Куркуыннан, унынчы сыйныф укучысы хәтта ярдәмгә дә чакыра алмый...
Бозык эшен тәмамлагач, ул бик тиз качып китә. Өйдә кыз әнисенә барысын да сөйләп бирә: хатын шунда ук аны полициягә җибәрә, анда ул гариза яза һәм шикләнелүченең фотороботын төзергә ярдәм итә.
Хулиган яшеренергә уйламаган да икән. Икенче көнне үк кызның әнисе янә полициягә шалтырата һәм шул ук киемдә ир-атның күршедәге ишегалдында тыныч кына йөрүе хакында сөйли. Азгын бәндә тотылган.
Фото: мк.ру