Уфада кеше үтерү турындагы эш буенча 45 яшьлек ир суд каршына басачак.
Бу вакыйга узган елның 17 сентябрендә бакча йортында булды. Ир белән хатын арасында тавыш чыга, шул вакытта ир кече яшьтәге кызы алдында 45 яшьлек хатынына тиз янып китүчән сыекча сибә һәм ут төртә.
Кыз әнисен сүндерә башлый, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакыра. Хатынның башы, муены, кул-аяклары - тәненең 76 проценты яна. Ул бер айдан соң, 11 октябрьдә больницада вафат була.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Аның эшен Башкортстан Югары суды караячак.
Фото: мк.ру