+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
8 сентябрь 2022, 13:10

Өч кызны үтерүче тиздән җәзасын алачак

Былтыр сентябрьдә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан укырга килгән өч кызның үтерелүе бөтен илне тетрәндерде. Үтерер алдыннан аларны көчләгәннәр...

Өч кызны үтерүче тиздән җәзасын алачак
Өч кызны үтерүче тиздән җәзасын алачак

 Шушы көннәрдә Ырынбур өлкәсе буенча Тикшерү комитеты 30 яшьлек Александр Лазаревка карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Аңа берничә мәддә буенча гаепләү белдерелгән.

Тикшерү ачыклавынча, гаепләнүче 2021 елның 29 сентябрендә Гай шәһәрендә Яшьләр урамындагы торак йортның беренче катында урнашкан фатир тәрәзәсе аша элегрәк Башкортстаннан килгән 17, 18 һәм 20 яшьлек таныш булмаган студент кызларны күргән. Аларның йокларга ятканын көтеп торып, 01.30 сәгатьтә гаепләнүче алдан пычак белән коралланган һәм, фатир ишегенең бикләнми калуыннан файдаланып,  яшерен рәвештә анда үтеп кергән.

Ул зыян күрүчеләрне көчләгән, шуннан соң һәрберсен пычак белән чәнечкәләп үтергән. Аннары фатирга ут төрткән, шул ук вакытта яраланган кызларның берсе фатирдан чыгып йөгергәч, аны куып тотып, тагын пычак кадаган.

Әлеге бәндә 3 октябрьдә кичке сәгатьтә Добровольский урамындагы торак йорт яныннан автомобиль урлап качарга маташкан, ләкин тоткарланган. Шикләнелүчене ачыкларга шәһәрдә табылган канлы әйберләргә экспертиза ясау ярдәм иткән. Аны тотарга Орскидан килгән ике егет һәм аларның берсенең атасы булышкан.

Тикшерүчеләр шулай ук Лазаревның 15 августта Гайда яшәүче хатын-кызны көчләвен ачыклаган.

Бу кабахәткә тиздән суд булачак.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: