Кыйгы районында күпләп урман хайваннарын аулаганнар. Аларның корбаннары: аю, кабан дуңгызы, өч аю баласы.
Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев сүзләренчә, хәзер табигатькә аеруча зур зыян китергән законсыз ауга катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча тикшерү чаралары алып барыла.
Әлеге җинаять өчен гаеплеләргә 500 меңнән 1000 000 сумга кадәр штраф, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: башинформ