+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
1 декабрь 2022, 13:55

Ананы коткарганнар. Баласы исәнме?

Октябрьскийда яшәүче ханымның бала тудырганда барлык эчке органнары эшләүдән туктаган...

Ананы коткарганнар. Баласы исәнме?
Ананы коткарганнар. Баласы исәнме?
Сәбәбе - ул бала тудыру вакыты җиткәндә кенә вируслы пневмония белән чирләгән, ләкин поликлиникага мөрәҗәгать итмәгән.

"Бала тудырганда инфекция хәлне катлауландыра, барлык эчке органнар диярлек эшләүдән туктый. Йөрәккә нык тәэсир итә. Консилиум хатынны Октябрьскийдан санавиация белән республика кардиоүзәгенә күчерергә карар кылган", - дип яза "Башньюс".

Яшь ананы берьюлы дүрт дәваханә коллективы коткара. Видеоэлемтә буенча Мәскәүнең федераль үзәкләреннән дә медиклар консультация биргән. Мондый катлаулы очраклардан соң пациентлар туганга әверелә, ди табиблар.

Хәзер ананың гомеренә берни дә янамый, дөрес, реабилитация курсы үтәргә туры киләчәк. Бала да Октябрьский перинаталь үзәге табиблары тырышлыгы белән коткарылган. Ул инде өйдә. Ә кичә аның янына әнисе дә кайтып киткән.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: