Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Нуриман полициясенә 14 ат урлау турында хәбәр килгән.
"Эзләү чаралары барышында атлар күрше Иглин районы территориясендә атып үтерелгән килеш табылган. Берничәсен вәхшиләр тунаган.
Хәзер Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Полиция каракларны эзләү буенча чаралар күрә», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: башинформ