+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
18 декабрь 2022, 09:45

"Ашыгыч ярдәм" бер ирне бәрдергән

Ул шул урында җан биргән.

"Ашыгыч ярдәм" бер ирне бәрдергән
"Ашыгыч ярдәм" бер ирне бәрдергән
Краснокама районында "ашыгыч ярдәм" машинасы җәяүлене бәрдергән.

Бүген кичке сигезенче сәгатьтә Ашыт - Агыйдел автомобиль юлының 3нче чакрымында чакыруга китеп барган "Ашыгыч ярдәм" машинасы билгесез җәяүлене бәрдерә. Якынча 40 яшьләрдәге ир һәлак була. Бу хакта Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Ашыгыч ярдәм Мажар авылына чакыруга китеп барган. Машина йөртүче сүзләренчә, ир яктыртылмаган юлга кинәт йөгереп чыккан.

Чакыруга башка медицина ярдәме бригадасы җибәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтенең детальләре аныклана.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: