Шуларның берсе һәлак булган. Бу хакта ЮХХДИ идарәсе хәбәр итте.
Бу фаҗига 1 гыйнварда Ленин урамында булган. Lada Granta руле артындагы яшь кеше идарәне югалта һәм юл читеннән барган өч кешене бәрдерә.
Авария нәтиҗәсендә, 18 яшьлек уфалы алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында вафат була. 17 һәм 18 яшьлек кыз белән егет төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган.
Юл полициясендә машина йөртүченең транспорт белән идарә итәргә хокукы булмавын әйттеләр. Хәзер юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: прокуратура РБ