+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
16 гыйнвар 2023, 08:15

Мазов үз-үзен ничек үтергән?

Аны бөтенләй тапмаска да мөмкиннәр.

Мазов үз-үзен ничек үтергән?
Мазов үз-үзен ничек үтергән?
Хокук сакчылары әлегә кадәр Мазовның эшенә нокта куймаган.

Исегезгә төшерәбез, ир ике улы белән бергә 2019 елның 26 октябрендә Уфада хатыны белән талашканнан соң югала. Тәртип сакчылары аның төзелеш кораллары кибетенә баруын, анда аркан сатып алуын ачыклаган. Өйдән кабарта торган матрас алган. Озакламый ирнең балаларны бау белән бәйләп батыруы ачыклана. Монда ук, Инорс микрорайонының урман полосасында Мазовларның машинасын тапканнар.

2020 елның июнь ахырында 5 яшьлек малайның гәүдәсе Калинин районы территориясендә Агыйдел елгасында, 8 яшьлек улыныкы Уфаның Дим районы территориясендә табылды. Үтерелгән балаларның әтисе әлегә табылмады. Артем Мазов үтерү турында җинаять эше кысаларында шикләнелүче буларак федераль эзләнүгә игълан ителде.

«Башинформ» агентлыгына биргән интервьюсында Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Лагацкий тикшерүнең Артем Мазов белән булган хәлләр турындагы версиясен хәбәр итте.

"Без аны эзләүне дәвам итәбез. Безнең өчен бу - беренче бурыч, хәзер һәр мәетне Мазов түгел микән, дип тикшерәбез. Аның белемен маниакаль омтылышы белән берлектә исәпкә алып, ул суда үлмәгән дип әйтә алам. Мин шулай ук аның үз-үзен үтерү ысулының кеше тапмаслыгын сайлавын да читкә куймыйм. Соңгы вакытта ул бу маниакаль идея белән яшәгән: хатыныннан үч алу өчен балаларны җәзалау. Мин аның елгада булмавына гаҗәпләнмим. Әйе, ул балаларны батырды, ләкин әлегә кадәр үз-үзен ничек үтерүе билгесез. Ләкин мин Мазовның гомере белән исәп-хисап ясавына ышанам. Сүз уңаенда, ул техник вазыйфада эшләгән, һәм без анда эзләмәгәнгә түгел, ә үтерү ысулын белмәгәнгә аны табу кыен дип уйлыйм», - диде ул.

Евгений Лагацкий, эш тәҗрибәсенә таянып, бу елга булса, Мазовның җәсәде инде күптән табылыр иде дип ышана. Ул шулай ук ир-атның әле каядыр яшерелеп яшәвен дә шик астына ала.

«Аның каядыр качканлыгы турындагы версия ышандырмый, моны эз калдырмыйча, эшләп булмый диярлек. Ул версия дә бар. Ай саен аны тикшереп торабыз, тик ул минем өчен беренче урында түгел», - дип ассызыклады БР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: