+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
17 гыйнвар 2023, 09:15

Терелә күр, сабый!

Уфада биш яшьлек балага көтелмәгән диагноз куелган.

Терелә күр, сабый!
Терелә күр, сабый!
Уфадан Хәсәновлар гаиләсе куркыныч диагноз белән очрашкан. Аларның биш яшьлек улы Таир һәрвакыт бик актив бала булган: балалар бакчасына йөргән, уйнаган. Ләкин былтыр декабрьдә малай үзгәргән: хәлсезләнгән, тиз арыган. 30 декабрьдә аның температурасы 38,5кә кадәр күтәрелгән. Салкын тиюнең яман шеш булырын беркем дә уйламаган.

"3 гыйнварда улым бик хәлсез булды, агарып катты, бу көннәрдә күп йоклады. Без педиатрга күренү өчен шәхси клиникага бардык, ул анализларны тапшырырга киңәш итте. Икенче көнне ул шалтыратып, безгә ашыгыч рәвештә дәваханәгә барырга кирәклеген әйтте, кан нәтиҗәләре бик начар булган, табиб лейкоздан шикләнде», – дип сөйли әнисе Анастасия.

Таирны Республика клиник дәваханәсенә, шунда ук реанимациягә озаталар. Табиблар баланы кан җибәреп коткара алган. 4 гыйнварда диагноз, кызганычка каршы, расланган: кискен лимфобластик лейкоз.

Ләкин савыгуга өмет бар, чөнки пункция нәтиҗәләре буенча, умыртка сыеклыгында яман шеш күзәнәкләре юк. Таирга озын һәм катлаулы дәвалану үтәргә кирәк булачак.  

Баланың тизрәк савыгуын теләп калабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: