+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
1 февраль 2023, 13:55

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үлгән

Кушнаренко районында чыккан янгында каза күргән хатын үзе коткаручыларны чакыра, ләкин алар килеп җиткәнче һәлак була.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үлгән
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үлгән

Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә 17 янгын теркәлгән, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган.

31 гыйнвар кичен Кушнаренко районының Түбән Акбаш авылында торак йортта янгын чыккан.

Янгын нәтиҗәсендә 1960 елгы хатын-кыз һәлак була. Янгын чыккан вакытта мәрхүмә үзе ашыгыч хезмәтләргә шалтырата, янгын сүндерүчеләрне һәм ашыгыч ярдәм чакыруны сорый. Ул бүтән элемтәгә чыкмаган. Хәлнең сәбәбе ачыклана.

Шул ук кичтә Стәрлебаш районының Ялембәт авылында янгын турында хәбәр килә.

"Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Әйтергә кирәк, янгын вакытында йортта дүрт кеше, шул исәптән өч бала булган. Аларны әниләре коткарган», — дип хәбәр итә МЧС.

Фото: "Госкомитет РБ по ЧС"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: