-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
3 февраль 2023, 11:00

Ике кечкенә улын да, үзен дә үтергән

Бүген Уфада коточкыч фаҗига булган.

ИА "Башинформ"
Фото:ИА "Башинформ"

Башлангыч мәгълүматларга караганда, иртә белән Степан Кувыкин урамындагы йортта күрше фатирга бер хатын-кыз шакыган. Аның янында 10 яшьлек кызы да булган.

Хатын күршесеннән ире белән сөйләшүен сорый, чөнки ул өйдә үзен сәер тота, җәнҗал куптара. Алар фатир ишеге янына килгәндә ул бикле була. Коткаручыларны чакырырга туры килә, алар ишекне ватып керә. Һәм коточкыч хәлгә тап булалар: бүлмәдә 6 һәм 13 яшьлек ике малай һәм аларның әтисе үл килеш табыла.

Балаларның тәнендә пычак яралары булган. Гаилә башлыгы аларны үтергән, ә аннары гомере белән исәп-хисап ясаган, дип фаразлана.

41 яшьлек ир-атның "Нефтеавтоматика" компаниясендә инженер булып эшләве ачыкланган. Психиатрда исәптә тормаган. Ул 33 яшьлек хатыны белән өч бала үстергән: 7 һәм 13 яшьлек ике улын, һәм 10 яшьлек кызын. Фаҗига иртәсендә айнык булган. Шулай ук аның  хатынын буа башлавы билгеле, анысы кызы белән фатирдан чыгып, күршеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу вакытта аның ире ишекне эчтән бикләгән һәм өйдә калган ике малайны, аннары үзен үтергән, дип хәбәр итә "Башинформ".

Гаилә бик тыныч, имин дип билгеләнә. Бернинди талаш-акырыш ишетелмәгән. Бу ир эчмәгән, тәртипле булган, балаларын караган, алар белән еш саф һавада йөргән... Нәрсә булган? Әле беркем дә белми. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: