-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
18 март 2023, 10:15

Инсульт якынлашу билгеләрен таный белегез!

Бүгенге көндә кем генә сәламәтлеге белән мактана ала икән? Күпләрдә неврология буенча проблемалар очрый. Баш авыртуга аеруча игътибарлы булырга кирәк.  

Инсульт якынлашу билгеләрен таный белегез!
Инсульт якынлашу билгеләрен таный белегез!

XXI гасыр башында дөньядагы күпчелек үлем очракларының сәбәбе – инсульт. Сәламәтлегенә игътибарлы булган кеше аның якынлашуын тоемлап, хәвефне кисәтә ала.

Инсульт якынлашу билгеләре мондый: еш кына баш әйләнү, колаклар шаулау, хәлсезлек, йокысызлык, кан басымы үзгәрү. Әгәр бу билгеләр сезне өч айдан артык җәфалый икән, димәк, инсульт хәвефе югары. Шулай ук иреннәр, тел, аяк-куллар ойый башласа, бер күзнең күрүе начарланса, тел көрмәкләнсә, хәтер начарланса, күңел болганса да кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Инсульт бик тиз була. Әгәр ул вакытында ачыкланып, авыру тиз арада дәваханәгә озатылса, аның гомерен саклап, сәламәтлеген тергезеп була. Кешенең инсульт кичергәнен аңлау бик җиңел. Авыруга елмаерга кушыгыз. Инсульт булса, кеше бер як ирен чите белән генә елмаячак. Бик озын һәм авыр берәр сүз яки җөмлә әйттереп карагыз. Әгәр ул буталса, дөрес итеп әйтә алмаса, шулай ук берьюлы ике кулы да күтәрелмәсә, теленең формасы үзгәреп, бер якка китсә, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, дигән сүз.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, дуслар!

Фото: "argumenti.ru"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: