+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
20 март 2023, 17:45

Кемгә нинди сут ярамый?

Һәр сутның һәркем өчен бик файдалы булмавын барыбыз да белә микән?  

Кемгә нинди сут ярамый?
Кемгә нинди сут ярамый?

Кишер суты ашказаны җәрәхәте ачылганда һәм нечкә эчәклектә ялкынсыну булганда зарарлы.

Алма суты кан тамырларын яхшырта, сусауны баса, әмма кызыл алма суты аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мүк җиләге суты салкын тигәндә һәм иммунитетны ныгыту өчен бик файдалы, ләкин ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте чиреннән интегүчеләр өчен зыянлы.

Виноград суты кан тамырларын ныгыта, холестерин микъдарын киметә, тик метеоризм (эч күбү) китереп чыгарырга мөмкин.

Бәрәңге суты кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, әмма диабет белән чирләүчеләргә аны (виноград һәм җимеш сутлары кебек үк) эчәргә ярамый.

Фото: "about-tea.ru"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: