+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
27 Май 2023, 14:30

Ике бала батып үлгән

Балыкчылар аларның берсен коткарудан баш тарткан.

Ике бала батып үлгән
Ике бала батып үлгән
Эссе көннәр җитте, барысы да сулыкларга ашыга.

Стәрлетамак районында Стәрле елгасында 12 яшьлек малай батып үлгән.

Ул аяк киемен суга төшереп җибәргән. Аны алырга тырышканда, елгага егылып төшкән һәм су төбендәге агач тамырына эләккән. Аннан котыла алмаган.

Уфаның Сипайловода карьерында 16 яшьлек үсмер батып үлгән. Аның дуслары әйтүенчә, үсмер тирәнлектә бата башлаган. Алар суга батучы үсмердән 30 метр ераклыкта көймәдә булган балыкчыларны ярдәмгә чакырганнар, әмма тегеләре балаларга ярдәм итүдән баш тарткан.

Үсмернең гәүдәсен ярдан 25 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табалар.

Балаларыгызга гомернең аяк киеменнән кадерлерәк икәнен аңлатсагыз иде.
 
фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: