+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
29 июнь 2023, 13:05

Себердән кунакка кайткан булганнар

Благовещен районындагы трассада ике кешенең гомерен өзгән коточкыч авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

Себердән кунакка кайткан булганнар
Себердән кунакка кайткан булганнар

Һәлак булганнарның берсе - 31 яшьлек Диана. Ул ире белән бергә "Mazda-6" чит ил машинасында була, шул вакыт авыл юлы борылышыннан көтмәгәндә аларга ВАЗ-2106 килеп бәрелә. Бәрелү пассажирлар ягына туры килә, һәм Диана алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Аның ире нык имгәнгән, әмма исән калган. Ул хәзер реанимациядә, аңында.

Һәлак булган Диана, якыннары сөйләвенчә, ире белән бергә Нижневартовскида яши, анда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үлгән хатынның хезмәттәшләре аның чын педагог булуын һәм балалар тәрбиячеләрен илаһи зат итеп кабул иткәннәрен билгели. Диана ире белән Башкортстанга әбисен күрергә килгән. Аларның ике кечкенә баласы бар, бәхеткә, ул фаҗигале кичне алар машинада булмаган.

Бу авариядә һәлак булган икенче кешегә килгәндә - аның турында бик аз билгеле: аңа күптән түгел генә 18 яшь тулган, ул Удельно-Дуванәй авылыннан.

Исегезгә төшерәбез, авария 27 июнь кичендә «Уфа - Яңавыл» автоюлының 41нче километрында булды. Беренче мәгълүматлар буенча, 18 яшьлек егет ВАЗ-2106 руле артында, авыл яны юлыннан төп юлга чыгып барганда, "Mazda-6"ны үткәрми һәм аңа килеп чәкәлә. Нәтиҗәдә, ВАЗ йөртүчесе һәм чит ил машинасының пассажиры бик авыр җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. 14 яшьлек ВАЗ пассажиры һәм "Mazda-6" йөртүчесе дә имгәнгән, хәзер алар реанимациядә.

Үз чиратында, урындагы халык мондый аварияләр сирәк түгел дип зарлана. Барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән кайбер шоферларның үз-үзенә артык ышануы гаепле.

"Шестерка" зур тизлектә атылып килеп чыкты. Шофер хәтта як-якка да карамаган. Бәрелешүдән соң двигатель янды, мин сүндерергә ярдәм иттем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Башта барысы да исән иде, ә аннары..." - дигән авариянең шаһиты Руслан М.

Төбәк дәүләт автоинспекциясендә ачыклаганча, хәзер фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын юл полициясе тикшерә.

 

фото: "МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: