+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
19 июль 2023, 18:01

"Гади, йомшак, матур, тәмле телле алма апай!" (видео)

Илсөяне сез дә шулай күз алдына китерәсезме?

"Гади, йомшак, матур, тәмле телле алма апай!" (видео)
"Гади, йомшак, матур, тәмле телле алма апай!" (видео)

Аның "Эх, әти" җыры клибында төшүче кыз җырчыны нәкъ шулай күргән. Клибы да, җыры да күңелгә үтеп керә, һәркемгә газиз тойгыларны уята, елата, уйландыра торган. Гомумән, Илсөя әтисе, әнисе турында җырлаганда да, сөйләгәндә дә күпләрнең төшенә дә кермәгән популярлык югарылыганнан төшеп, гап-гади балага әверелә. Хәер, гади генә бала да булмаган, күрәсең.

«Эх, әти» җырын да болай тәкъдим итте:

«Десантник иде әти. Җизниләр дә, племянник та... Бездә гел десантниклар. 23 февраль җитсә, әтинең пилорамында җыелалар иде, утырып алалар иде... Опилка исе, чын ир-атлар көлүе, агач төбеннән ясаган өстәлдә 3 литрлы «Горбачевтан сәлам», тозлы кыяр...

Барысы да елмайган... Якын кешеләр... Исән чаклары...

Инде әти дә юк, җизнәй дә... Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк... «Әстәгы, бу банка да беткән», – дип сүгүче әни дә юк...

Ә күңел түрендә – әтидән калган җылылык...

Бу җырымны сиңа багышлыйм, әти! Мин – синең малаең! Син теләгәнчә... Сказал – больше не сказал!»

Җылылыкка кытлык заманда, нәкъ вакытында туган җыр булган бу.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: