+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
8 сентябрь 2023, 08:25

Хатынын янган өйдә калдырган

 Ир, өен яндырып, дәүләттән торак алмакчы булган. Хатыны да туйдырган булса кирәк...

Хатынын янган өйдә калдырган
Хатынын янган өйдә калдырган
Уфаның Калинин районында яшәүче 29 яшьлек ирне сигез елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр.
 
Ул хатынын үтерүдә гаепле дип танылды, дип хәбәр иттеләр БР буенча Тикшерү комитетында.

Ведомство релизында әйтелгәнчә, быел гыйнварда Уфа районының 
Федоровка бистәсендә гаепләнүче хатыны белән бергә  спиртлы эчемлекләр эчкәндә мохтаҗлар санына керү һәм шәһәр администрациясе аша яңа торак алу өчен үз йортын яндырырга карар итә.

Ул өйдәге иске киемнәренә алкоголь сибә һәм аны яндыра. Шул ук вакытта ул хатынын өйдә калдыра, анысы бик нык исерек хәлдә була һәм үзе чыга алмый...

Фото: "СУ СКР по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: