"Еллар үткән саен әнигә ныграк охшый барам. Арыган чагым да булса... Яулык та бәйләсәм... Гел көзгедән әни карап тора кебек.
Күп нәрсәләр язасым килә... Әгәр исән булсаң... Әгәр исән булсаң, бар да бүтәнчә булыр иде, әни. Бу гади сүзләр генә түгел!
Бу күңелдәге зур яра...
Гомер буе көне-төне эштә. Аннан кала маллар, кайнана, ир, өч бала. Мин 17 яшьтә чыгып киттем. Ә 20 яшь чагымда син китеп бардың...
Әллә ничек булды шунда... Минем сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, әни. Әни кешеләрдән көнләшәм. Йөгерәм-йөгерәм дә... бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә. Иркәләнешеп утырырга вакыт та булмады әйме, әни.
Ярар инде ачуланма. Еламыйм да әле. Зур кызлар еламый инде әйме..." - дип язган ул.
Әнкәй үлгән көннән ятим инде бала. Тома ятим...
Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.