Репетитор
Репетитор – укучы өчен индивидуаль остаз. Укытучы белән дәресләр көндезге уку режимында да, читтән торып та уза ала. Бәясе укытучының квалификация дәрәҗәсенә, дәресләрнең озынлыгына һәм форматына карап билгеләнә. Репетитор белән шөгыльләнүнең өстенлекләре – укучы аңлашылмаган темаларны тикшерүне сорарга мөмкин. Укытучы үз укучысының прогрессын сизгер күзәтә һәм кирәк булганда элек узган материалга кайта ала.
Ләкин әзерлекнең мондый төренең үз кимчелекләре дә бар. Укытучының укытуда зур тәҗрибәсе һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре булса, репетитор белән дәресләр бәясе укучының ата-аналарына берничә мең сумга төшә. Аннары БДИ билгеле бер стандартлар нигезендә төзелә, әзерләнгәндә белем нигезе нык булса да, алар исәпкә алынмаса, имтиханда югары баллар булмаска мөмкин. Репетитор, теорияне бирү белән генә чикләнмичә, БДИның актуаль форматы буенча әзерләргә тиеш.
Курслар
Курслар – БДИга әзерлекнең популяр варианты. Аларда белем алуның структуралы системасы төзелгән, дәресләрне югары квалификацияле укытучылар үткәрә. Онлайн-дәресләр дә алырга мөмкин. Курсларда дәресләр төркем белән үткәрелә, әмма һәр укучыга индивидуаль караш була. Кураторлар укучыларның прогрессын координацияли, өй эшләрен тикшерә, критерийлар буенча баллар куя, шулай ук хаталарны күрсәтә. Онлайн-мәктәптә бала үзе кебек үк чыгарылыш укучылары белән аралаша. Балалар бер “чат”та теркәлә, анда алар бер-берсенә ярдәм итә һәм укуны ярты юлда ташларга ирек бирми. Өй эшләрен тикшерүче һәм имтихан тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашучы шәхси остазлар укучыларны мотивацияли һәм биремнәрне тапшыру вакытын контрольдә тота. Курсларга ай саен яки еллык пакет белән шунда ук түләргә мөмкин, еш кына ташламалар гамәлдә була. Айлык бәясе уртача берничә мең сум тәшкил итә.
Үзаллы
Акчаны янда калдыручы, әмма һәрвакытта да иң нәтиҗәле вариант түгел. Мөстәкыйль уку өчен югары дәрәҗәдә оешканлык һәм укучының вакытны үтерә торган (телефон, Интернет) җайланмалардан баш тартырга әзер булуы кирәк. Монда системалы эшли белү мөһим. Бу алымның уңайлылыгы – укучы дәресләрнең планын һәм срокларын үзе төзи ала. Үз-үзеңне әзерләүнең шундый кимчелекләре бар: укучылар беренче тапкыр БДИ белән очраша, алар үз эшенә эксперт күзлегеннән карый һәм төгәлсезлекләрне ачыклый алмый.
Күпме вакыт кирәк?
Әзерлек вакыты укучының белем базасына бәйле. Экспертлар теорияне үзләштерү һәм аны практикада ныгытуның оптималь чоры – бер-ике ел, ди. Алдан ук күнегүләр башлау яхшырак.
Кайчан башларга?
Кайбер укучылар нинди имтиханнар тапшырачагын алдан билгели, БДИга 1нче сыйныфтан әзерләнә башлаучылар да бар. “Иң яхшы вакыт – сентябрь, укучы 11нче сыйныфка килү белән. Әмма 10нчы сыйныфтан ук әзерләнеп, шактый уңышка ирешергә һәм югарырак балл алырга мөмкин. Моннан тыш, имтихан өчен кирәкле материалны ике елга бүлү күпкә җиңелрәк.
ФИПИ (Федераль педагогик үлчәмнәр институты) сайты һәр өлкән сыйныф укучысына һәм мәктәп имтиханнарына катнашы булганнарга таныш. Бу БДИны әзерләүчеләрнең рәсми сайты, анда бәяләү критерийлары, барлык фәннәр буенча имтихан эшләренең демоверсияләре, кодификаторлар һәм биремнәрнең ачык банкы бар.
План төзү
Укучыга план төзергә кирәк: минималь нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсә эшләү мөһим. Максат кую кайсы юнәлештә эшләргә һәм нәрсәгә өстенлек бирергә, нәрсәдән баш тартырга кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Әзерлек планы көннәргә, атналарга һәм айларга бүленергә тиеш. Анда билгеле бер бурычларны үтәп өлгерергә һәм укыту процессын озакка сузмаска кирәк булган темаларны һәм срокларны күрсәтергә кирәк. Әгәр укучы үз прогрессын үзе күрсә, мотивация көчәя.
Онлайн-лекцияләр һәм видео-дәресләр
Онлайн-мәктәп укытучылары һәм тикшерүче экспертлар еш кына биремнәрнең видеотикшерүләрен урнаштыра. Иң мөһиме – аны караганнан соң ук белемнәрне практикада ныгыту.
Җыентыклар һәм материаллар
Типик мәсьәләләрне чишү өчен Решу.ЕГЭ платформалары һәм ФИПИның узган еллар биремнәре урнаштырылган ачык банкы бар. Кулланучылар мөстәкыйль рәвештә сорау блокларын көйли ала, бу локаль темаларны эшкәртүне гадиләштерә. Һәр фән буенча БДИ сорауларын төзүчеләр тарафыннан чыгарылган җыентыклар бар. Китапларны сайлап һәм сатып алыр алдыннан укытучылар, сыйныфташлар белән киңәшләшү, пособиеләр һәм бәяләмәләр белән танышу урынлы булыр.
Демоверсияләр
Демоверсияләр узганда бөтен эшкә сарыф ителгән вакытны билгеләргә кирәк. БДИда минутлар катгый чикләнгән: әгәр имтихан бирүче барысын да эшләп бетерә яки җавапларын бланкка күчерә алмаса, аның кәгазьләрен алачаклар. Вариантны үтәгәннән соң балларны игътибар белән куярга һәм җавапларны критерийлар белән чагыштырырга кирәк. Берничә демоверсия узганнан соң нинди темаларның иң зур кыенлыклар тудыруы ачыкланачак.
Башкарылган эшкә анализ
Атна һәм ай саен башкарылган эш турында хисап ясарга, чишелгән демоверсияләрне анализларга, ни өчен бу хаталар җибәрелгәнен һәм йомшак якларны ачыкларга кирәк. Әгәр җыелган балл көткәнгә туры килмәсә, борчылмагыз. Нәтиҗәләрне яхшырту өчен әле вакыт бар.
Психологик халәт
Психологик халәтнең нинди булуы белем алу кебек үк бик мөһим. Стресс аркасында хәтта иң әзерлекле укучы да материалны онытырга һәм хаталар җибәрергә мөмкин. Әлбәттә, имтиханнар мөһим, әмма бу – тормыштагы төп вакыйга түгел. Әгәр дә теләгән урынга укырга кереп булмаса, даими йөкләнештән ял итеп, бер елдан БДИны янә тапшырырга була. Клиник психолог Анастасия Екушевская даими тәнәфесләр оештырырга киңәш итә. “Әгәр дә тәнәфессез бер-ике сәгать укысаң, эшкә сәләтлелек сизелерлек кими – кеше “бер урында катып кала” һәм игътибарын туплауда авырлыклар кичерә башлый. Әгәр дә мондый хәл булган икән, үзеңне алга таба укырга мәҗбүр итү нәтиҗә бирмәячәк. Тәнәфес ясау, игътибарыңны читкә юнәлтү һәм башка нәрсәгә күчү хәерле. Бу баш миенә таркау режимга керергә мөмкинлек бирәчәк, аннан соң игътибарны яңадан туплау күпкә җиңелрәк булачак”, – ди экспертлар.
Белгечләр Pomodoro техникасын кулланырга киңәш итә. Аның асылы эш вакытын бертөрле блокларга бүлүдә: 25 минут эш + 5 минут ял. Һәр дүрт блок саен озын тәнәфес ясарга кирәк. Ул 30 минут булырга тиеш. “Таймер куегыз, ә эш тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, һәр циклдан соң кечкенә бүләкләр билгеләгез (мәсәлән, кәнфит ашарга яки социаль челтәрләрне актарырга)”, – дип аңлата Анастасия Екушевская.
Әлбәттә, боларның барысы да мөһим. Әмма сез – балагызның иң якын дусты. Аның белән барлык проблемаларын, борчуларын уртага салып сөйләшергә өйрәнегез. Шул вакытта балада үз-үзенә ышаныч арта. Ә инде имтиханнарда көтелгән нәтиҗәләр булмаса, аны шелтәләргә ашыкмагыз. Иң мөһиме – ул сау-сәламәт булсын!.