-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
12 июль 2025, 09:19

Илмира Нәгыймованың психикасына ни булган?

Җырчы нинди атакадан җәфалана?

Илмира Нәгыймованың психикасына ни булган?
Илмира Нәгыймованың психикасына ни булган?

Илмира Нәгыймова психотерапевтка барып җитәргә калган. Ул паник атакадан җәфалана, йоклый алмый икән.

- Бер энергиям юк. Бу көннәрдә миңа сүз әйтергә ярамый, юк кына сүздән дә елап җибәрәм. Табиблар дарулар язып бирде, 1 ай дәваландым. Әмма «психбольной» кебек гел таблеткаларда да утырасы килми. Киңәшләрегез өчен рәхмәт!

Иң мөһим киңәш – өшкеренеп кайтырга. Өшкерделәр инде, өшкереп кайтардылар, нормально. Чаллыга кайтып җиттем, үземне бик яхшы хис итәм, Аллаһка шөкер. Гомумән, ярты планета аннан (паник атака – ред.) интегә, дип язалар. «Миндә дә шулай», «миндә дә шулай» дип, күп яздылар. Мин берүзем генә түгел икән шундый «больной». Тәүбә, әстәгфируллаһ, «больной» түгел инде без. Шаярам. Кәефем булу да яхшы.

Кыскасы: спорт, дөрес туклану, күп су эчү, позитив урыннарда булу, кимендә 10000 адым! - дип сөйли ул социаль челтәрдә.

Фото: Илмира Нәгыймованың шәхси архивыннан.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас