+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Хыянәтне ничек кичерергә?

Бу сорауга танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың үз җавабы бар.

Хыянәтне ничек кичерергә?Хыянәтне ничек кичерергә?
Хыянәтне ничек кичерергә?

«Күпләр хыянәт турындагы тарихны сөйләвемне сорады. Бу хәл бик күптән булды. Миңа 18 яшь иде, башымны югалтып гашыйк булдым. Искиткеч хисләр! Башымдагы барлык уйлар бары тик бер кеше турында гына булды. Эйфория. Аның аркасында, барлык эшләремне ташлап, әйдаман булып лагерьга китеп бардым. Һәм… ул кеше миңа хыянәт итте. Бик авыр булды. Ләкин бу вакыйга минем характерымны чыныктырды. Безнең белән булган барлык вакыйгалар да безгә файдага.

Иң кызыгы – барысы да моның белән генә тәмамланмады. Әлеге хәлдән соң без аның белән тагын 3 ел очраштык. Аннары кабат бөтенләйгә аерылыштык.

Әлеге тарих күңелемә тими. Үткән – беткән. Мин элеккеләр белән яшәмим, сезгә дә киңәш итмим. Шулай фикерләгәндә генә киләчәккә юллар ачыла», – дип, үз кичерешләре белән бүлешкән Гөлназ.

Фото: Гөлназ Сәфәрованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас