+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
26 Сентября , 09:26

"Бамбарбия! Киргиду!"

“Кавказская пленница” фильмының киң прокатка чыгуына 59 ел. Сез дә аны тагын-тагын карыйсызмы?

"Бамбарбия! Киргиду!""Бамбарбия! Киргиду!"
"Бамбарбия! Киргиду!"

Фильм тиз арада зур популярлык яулый. Анда яңгыраган җөмләләр цитата булып тарала. Әмма ул вакыттагы цензура җитәкчелегенә аларның берсе дә, шул исәптән яңгыраган җырлар да, ошамый. Бәхеткә, картинаны Леонид Ильич Брежневка күрсәтәләр. Нечкә юмор хисле генсек аны рәхәтләнеп карый һәм язмышын уңай хәл итә.

1967 елда фильмны 76 миллион кеше карый.

“Студентка, комсомолка, спортсменка” Нина роленә совет киносы йолдызлары Лариса Голубкина, Наталья Кустинская, Наталья Селезнева, Марианна Вертинская һәм башкалар дәгъвә итә. Әмма баш режиссер Леонид Гайдай ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган цирк артисткасы Наталья Варлейны сайлый һәм ялгышмый. Әмма аңа Надежда Румянцева тавышы "бирелә", җырларны Аида Ведищева башкара. Тамашачы яратып караган Трус, Балбес һәм Бывалый триосы әлеге картинада соңгы тапкыр күрсәтелә, шуннан соң алар таркала.

Ялларда нинди фильм карарга икән дисезме? Нәкъ үзе!

Фото: "Стархит"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас