+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 сентябрь 2014, 03:00

Алдагы көннәребез “Нур”лы булсын!

Театр ХХIII иҗат сезонына аяк баса.Ниһаять, сәнгать сөю­челәр өчен иң күңелле, көтеп алынган мизгел җитте. Театрлар, филармонияләр сезон ачылу хакында хә­бәрләр белән куандырып кына тора. Озын-озак җәй­ләрдә тамашачы яраткан артистларын сагынып, яңа тамашаларга сусап, ялдан “арып” килә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры да иртәгә үз ишекләрен ачачак. Хәер, артистлар өчен ишекләр күптән ачылды. Алар июль башында ялга киткән иде, август урталарында янә эшкә кереште. Театр эче гөрләп тора — репе­тиция­ләр, оештыру эшләре бара. Әйт­кәндәй, 12 июльдә Уфа “Нур” татар театры оештырылуга 25 ел тулды. Ә 1991 елның 29 августында БАССР Министрлар Советы карары белән аңа “дәүләт театры” статусы бирелде. Узган җәйнең иң истәлекле көннәре шул булгандыр.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры ХХIII иҗат сезонын Гафур Каюмовның “Һинд кызы” комедиясе белән ача. Аны Стәрлетамак шәһәрен­нән чакырылган режиссёр Зиннур Сөләйманов куйды. Бу спектакль белән театр узган сезонны япкан иде, шунлыктан аны бик аз гына тамашачы күрде. Карап өлгермәүчеләр өчен сәхнә пәрдәсен бераз ачабыз...
Хәтерлисезме, элегрәк авылга һинд киносы килү шатлыгын? Яше-карты бу вакыйганы түземсезлек бе­лән көтә. Нәкъ шундый фильм аша матур тормышка сокланып, зур мәхәббәт күренешләрен күзәтеп, тәэ­сирләнеп булыр иде. Күпләр кино караганда хис-тойгылары тышка түгелә­чәген сизенеп, кулъяулыгын алдан әзерләп куяр иде...
Спектакльдә, беренче карашка, чынбарлыкта булуы мөмкин түгел вакыйгалар сурәтләнә. Мәхәббәт утында янган Зәйтүнәнең (Айгөл Юнысова) күңелен төшер-мәс өчен авыл халкы тормышын тамырдан үзгәртергә мәҗбүр була. Авыл Советы рәисе (Айрат Фатыйхов) кызын бәхетле итәргә тели һәм менә авылда − Һиндстан үзе! Барысы да кинодагыча корыла — чагу киемнәр киелә, сөйләшүләр матурлана, хәт­та исемнәр дәə яңадан кушыла. Зәйтүнә — Зиртага, аның сөеклесе Җәүдәт (Риф Го­бәйдуллин) Джиммига әве­релә. Хәтта тракторчы Мәм­дүдәгә дә (Рида Фәх­рис­ламова), эш комбинезонын чагу күлмәккә алмаштырып, һинд бию­ләрен өйрәнергә туры килә. Хас әкияттәге кебек. ƏӘмма нәкъ шушы әкият аша тормышка яңа караш ташлана.
— “Һинд кызы”н тамашачы бик яратып кабул итте, — ди театрның директоры Урал Гыйрфатуллин. — Бу чагу спектакльне кабатлау белән параллель рәвештә Мостай Кәримнең юбилеена әзерләнәбез. Әдипнең “Кыз урлау” пьесасы буенча куелган спектакльдә труппа тулысы белән диярлек катнашачак. Тамаша оркестр, тере музыка белән баетылачак. Спектакльнең премьерасы Мостай Кәримнең 95 еллыгына һәм Башкорт­станның халык артисткасы, актриса Рәсимә Гайфул­линаның 50 яшьлек юбилеена багышланачак. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры, Башкорт­стан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе Абылхәер Сафиуллин әзерли.
Кече сәхнә өчен концерт — ретро-тамаша әзерләнә. Элегрәк “Тонус”, соңрак “Азамат” дип аталган, 70нче елларда Башкортстанда, Уфада зур популярлыкка ирешкән, Бөтенсоюз ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган төркем ярдәмендә оештырыла ул. Җитәкчесе — Әсхәт Насыйров, ә булачак концертның режиссеры һәм сценарий авторы — Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов.
Быелдан Уфаның Сипайлово бистәсендә 84нче татар гимназиясендә театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдинов-Агыйдельский балалар студиясе ачкан. Театр студиягә декорация, костюмнар белән ярдәм итә­чәк. Балалар татар телендә спектакль куячаклар. Бәлки араларыннан берсе булса да артист булып китәр әле.
Яңа елдан соң Башкорт­станның атказанган артисты, режиссер Илдар Вәлиев яңа спектакль әзерләүгә кере­шәчәк. Әле драматург Наил Гаетбаев белән яңа пьеса өстендә эшлиләр.
Артистлар Казанга барып кайткан, гастрольләр белән бәйле планнар коралар. Әйтик, Ырынбурга барырга исәпләре бар.
Тиздән театрда яңа проект — “Нур”лы аулак ки­чә­ләре” (оештыручылары — Эльвина Дашкина белән Миләүшә Латыйпова) старт алачак. Бәлки, әлегәчә икенче яртысын очрата алмаучылар өчен табыш булыр ул. Аулакта кызыклы танышулар, көтелмәгән очрашулар булачак, диләр.
26 сентябрьдә барлык сәнгать сөючеләрнең көтеп алган бәйрәме — “Театр тө­не” узачак. Сезон менә шулай — күңелле, яхшы кә­еф белән, эшлекле башлана!

Рәсимә ГаЙфуллина, Башкортстанның халык артисткасы:
— Сезонны дәртләнеп, ашкынып каршы алабыз. Яңа спектакльдә Уңган­бикәне уйнаячакмын. Бик матур образ. Әйткәндәй, Мостай Кәримнең “Кичке табын”ында да уйнаган идем. Бик тирән мәгънәле спектакль килеп чыккан иде. Бу юлы да матур башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Җырлар, биюләр күп булачак. Тамашачыны шатландырырбыз, дип ышанам. Барыбыз да күтәренке рух белән, яратып, спектакль­гә баштан чумып эшлибез.

Абылхәер Сафиуллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
— Җиң сызганып эшкә тотындык. Яңа сезонны ачарга торабыз. Бу безнең өчен дә, бигрәк тә тамашачылар өчен зур шатлык, бәйрәм. Узган сезонны “Һинд кызы” комедиясе белән тәмамладык. Аны бик аз тамашачы карап өлгерде. Шуңа күрә тамашачыларыбызны аның бе­лән каршы алырга уйладык. Баш­корт­станның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көненә багышланган спек­такльдә — “Кыз урлау”­да бөтен труппа диярлек катнаша. Шау-гөр килеп ре­петицияләр үткә­рәбез. Октябрь урталарына әзер­ләп өлгертергә планлаштырабыз.

Резида Фәхруллина, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы:
— Сезон ачылуны, тамашачыны зарыгып кө­тәбез, әзерләнәбез, репе­тицияләр башланды. Мин бу сезонда амплуамны бө­тенләй алмаштырырга булдым. “Кыз урлау” спек­таклендә Сабира карчыкны уйныйм. Үземне сынап карыйсым килә. Сезонны каршы алып, ни әйтим? Зал­ларыбыз тулы булсын. Репертуарыбыз тулыланып торсын.
Сәвия Сираева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган
артисткасы:
— Сезонны бик матур кәеф белән каршы алабыз. Премьераларыбыз, матур спектакльләребез бар. Тамашачыларны сөен­дерер­лек репертуарыбыз бар. Иң мөһиме — барыбыз да исән-сау. Актерлар быел бигрәк тә дәррәү эшкә тотынды — мин шуны күзәтеп сө­енәм. Яшь артистлар килү куанычлы.
Читайте нас: