Былтыр апрельдә Уфаның Яшьләр сараенда кечкенәдән сәхнәдә үскән егетләрнең беренче аерым концерты узды. Тамашачы Юнысовларны сәхнәдән җибәрергә теләмичә, концерт хәтта дүрт сәгатькә сузылып китте. Авылларда чыгыш ясаганда да шулай — җибәрмиләр! Әбиләр борчылып ук куя: “Хет эчке киемнәрен тискәре ягы белән кисеннәр иде бу балалар, күз тиюе бар”, — диләр.
Быел да Юнысовлар җыр-моң сөючеләрне яңа программа белән куандырмакчы. Тиздән шул ук Яшьләр сараенда аларның икенче концерты уза. Шоу-программада Башкортстанның халык артисты, баянчы Халит Фатыйхов, җырчылар Әнвәр Нургалиев һәм Лиана Габдрахманова, яшь башкаручылар да катнаша. Алып баручысы — Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов. Җырлы-биюле тамаша булачак. Күп җырларны Юнысовлар үзләре язган.
— Хәләл җефетләрегез дә катнашадыр? — дип кызыксынам егетләрдән, Алмазның актриса хатыны Айгөлгә, Айдарның биюче хатыны Азалиягә ишарәләп.
— Сөеклеләребезнең әлегә эше җитдирәк, алар безгә ярдәм итә, — ди егетләр.
Чынлап та, әзерлек зур көч, җитдилек таләп итә. Айдар белән Алмаз милли моңнарны халыкка тарату идеясе белән янып яши. Яшьләрдә гармун-баян аша үзебезнең көйләргә мәхәббәт тәрбияләргә хыялланалар.
Махсус шушы тамаша өчен Казан шәһәре остасыннан яңа тальяннар сатып алынган. Ә “яңа” дип аталган тальяннарга да ун ел икән, тик алар әле уйналмаган, үз хуҗасын көткән. Егетләрнең фикеренчә, элекке баяннарның сыйфаты яхшырак.
Яңа программаның тагын бер үзенчәлеге — татар курае. “Ул башкорт кураеннан аерыла, — дип аңлата Айдар. — Кыскарак була, каурыйдан, я тимердән эшләнә. Уйнаганда башкорт курае белән флейта бергә кушылган кебек моң ишетелә. Бик матур!”
Татар кураена, гармунның серле моңнарына беркем дә битараф кала алмаячак, дип ышана егетләр. Сынап карыйк!..