+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 сентябрь 2014, 03:00

Уңганнар авылында — юбилей

Шушы көннәрдә Туймазы районының Япрык авылы үзенең зур юбилеен — 295 еллыгын билгеләде. Япрык — районның иң төзек, уңышлы, тотрыклы үсеп килүче авылларының берсе.

Өч гасырга диярлек сузылган тарихлы авыл башкаларга үрнәк булырлык: һәр эштә дә осталар. Авыл халкы актив рәвештә эшкуарлык белән шөгыльләнә. Район җитәкчелеге дә ярдәм итеп тора, шулай бергәләшеп авылны төзекләндерәләр; эш, уку, ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышалар. Япрыктан төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр чыккан. Аларның берсе — 1955-59 елларда БАССРның мәдәният министры булган Гали Гомәров. Япрык авылында туып үскән нефтьче Латыйповлар, укытучы Хә­бибуллиннар, Насыйбуллиннар динас­тияләре районнан читтә дә киң билгеле. Авылдашлар һәр хезмәт кешесен хөрмәт итә.
Читайте нас: