+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 октябрь 2014, 03:00

Комиссаров исемендәге премия Күзбәковта!

Мәләвез районында билгеле журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Фаткулла Комиссаров премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада аның балалары, туганнары, авылдашлары, район хакимияте вәкилләре, каләмдәшләре катнашты.

Фаткулла Абдулла улының каберенә чәчәкләр салганнан соң, барысы да Иткөчек авылы клубына җыелды. Быел комиссия премияне Әбит авылында туып-үскән билгеле башкорт тарихчысы, әдәбият белгече, шагыйрь, журналист, филология фәннәре докторы, профессор Фәнил Күзбәковка бирергә карар итте. Район хакимияте башлыгы Малик Вахитов исеменнән лауреатны район Советы секретаре Лилия Сөяргулова котлады. Фәнил Тимерҗан улы, үз чиратында, хезмәтен, иҗатын югары бәһа-ләгән өчен якташларына рәхмәт белдерде, хатирәләре белән уртаклашты. Аңа Фаткулла Комиссаров белән бергә эшләргә туры килгән. Ул аны хезмәт яратуы, намуслылыгы, тыйнаклыгы белән һәрвакыт аерылып торган, үз һөнәренең остасы булган Укытучысы дип атады.
Безнең районда бу югары бүләккә дүрт кеше лаек булган. Тантанада аларның икесе —Бөтендөнья башкортлары корыл-таеның урындагы оешмасы рә-исе Юнир Азнагулов белән шагыйрә Мәрьям Кусмаева да бар иде. Авылдашлары исемен-нән Әбит авыл биләмәсе башлыгы Муса Уразбахтин чыгыш ясады. Комиссаровның улы Салават Фаткулла улы район хакимиятенә, авылдашларына, район халкына әтисенең исемен мәңгеләштергән, премия һәм медаль булдырган, китабын чыгарган өчен рәхмәт әйтте. Гаилә әгъзалары исеменнән ул Фәнил Күзбәковка җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде.
Тамашачылар өчен сәнгать осталары матур концерт әзер-ләгән иде. Фәнил Күзбәков ши-гырьләренә язылган җырлар җыелучыларның күңеленә аеруча хуш килде.
Читайте нас: