Аның һөнәри эшчәнлеге һәм тормышы тулысынча туган төбәге белән бәйле. Башкортстан педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә укыта, комсомол һәм партия органнарында эшли, район хакимиятенә җитәкчелек итә, Дәүләт җыелышы депутаты була. 2003 елның 1 мартында аяусыз үлем аны арабыздан тартып алды.
Элекке җитәкчене әле дә онытмыйлар. Сабай авылы мәктәбендә үткән чара моны янә раслады. Ул укыган мәктәпкә 2006 елда Ренат Шәрипов исеме бирелгән иде. Биредә аның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган махсус почмак булдырылган. Күптән түгел мәктәп музее янә бер экспонат — Ренат Шәриповның портреты белән тулыланды. Аны якташы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов иҗат иткән.
Портретны мәктәп коллективына тапшыру тантанасында Ренат Шәриповның әнисе, озак еллар биредә балаларга белем биргән Зөһрә Хәсән кызы, элекке район хакимияте башлыгының дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.
— Ренатның портретын аның белән очрашулар вакытында туган тәэссоратларны искә төшереп һәм дуслары истәлекләреннән чыгып яздым, — ди рәссам. — Дөньялыкта ул бик тә ачык, мөлаем кеше иде. Шуңа да картина бер тында язылды.
Зөһрә апа һәм чарада катнашучылар Ренат Шәриповка, район һәм мәктәп тормышына бәйле истәлекләре белән уртаклашты, укучыларны илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә өндәде. Портреты белән туган мәктәбенә Ренат Шәриповның якты рухы да кайткан кебек тоелды.