+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 декабрь 2014, 23:34

Учларыма салам йөрәгемне

Кырмыскалыда Дилә Булгакова китабының исем туе үтте.Район Мәдәният сарае-ның кичәләр залында бу көнне танылган шагыйрә-нең иҗатын үз иткән Кырмыскалы халкы, шагый-рәләр, читтән килгән кунаклар җыелган иде. Дилә Булгакованың тын музыка астында яңгыраган “Бу — минем туган ягым” дигән шигыре тамашачыны ки-чәнең беренче минутларыннан ук шагыйрәнең иҗат дөньясына алып кереп китте. Иманлы да, намуслы да, йолаларын саклаган, икмәккә, чөгендергә, эшсөяр игенчегә бай, ән-кәйле дә, әткәйле дә, дип данлый шагыйрә үзенең газиз төяген.

Дилә Булгакованың нечкә лирика белән сугарылган ши­гырь­ләре, зәвыклы җырлары, чәчмә әсәрләре кемнәрне генә әсир итмәгән дә кемнәрнең генә күңеленә кереп калмаган! Ике тугандаш республиканың моңлы сандугачы Идрис Газиев Дилә Булгакова сүзләренә “Серле чишмә” җыры белән чарага үзен­чәлекле аһәң өстәде.
Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чың­гызов шагыйрәгә якташларының сөюен җиткерде, иҗатының тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте.
Дилә Булгакованың “Учларыма сал син йөрәгеңне” (“Сердце на ладони”) дип аталган яңа китабы — татар һәм урыс тел-ләрендә чыккан сайланма әсәр-ләр җыентыгы. Затлы да, зәвык-лы да бу җыентык Казан шәһә-рендә нәшер ителгән. Бу китап, чыннан да, йөрәкне хә­терләтә. Әйтерсең лә, аның эчен­­дә ша-гыйрәнең талмас йөрәге дөп-дөп тибә. Әсәр саен кеше язмышы, әсәр саен йөрәк тибеше. Әдибәнең иҗатында төп урында кеше, аның рухи дөньясы, илаһи кыйммәтләргә карашы һәм мөнәсәбәте чагылыш тапкан.
“Минем туган ягым һәм нәселем искиткеч күркәм кеше­ләргә бай”, — дип яза Дилә ханым китапка кереш сүздә. Туган авылы Бозаязда, Кырмыскалыда якташлары Дилә Булгакованың әлеге чарада катнашкан туганы Рафаил Нурмөхәммәтовны зур хөрмәт белән искә ала. “Татнефть” компаниясенең Лениногорск идарәсе җитәкчесе Рафаил Сәет улы туган як мәдә-ниятен пропагандалауга да зур көч сала. Кичәдә тәкъдим ител-гән китап та Лениногорск ида-рәсенең 70 еллыгы уңаеннан дөнья күргән. Нефтьчеләрнең хезмәтен данлап, кичәдә шагый­­рә сүзләренә Резида Сабитова иҗат иткән “Нефть­челәр якташларым” дигән җыр­ны танылган җырчы Җәмил Әб­дел­манов башкарды. Шагыйрә Халисә Мөдәрисова иҗатташ дустына яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде. Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы вәкиллә­ре авторның иҗат җимешен — “Сәхибҗамал” гимнын башкарды.
Иҗат кичәсе җыр-моң белән үрелеп барды, сәхнәгә бер-бер артлы Дилә Булгакованың якташлары күтәрелде, яңа җыен-тык турында бик күп матур сүзләр, якты фикерләр әйтелде. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ми­ләүшә Һидиятова алып барды. Яңа китапның исем туе онытылмас кичерешләр тудырды.
Читайте нас: