Билгеле булуынча, бүген Муса Шәрәфетдин улы Илештә яшәп иҗат итә.
— Бер канатым Туймазы булса, икенчесе — Илеш. Моның үз сәбәпләре бар, — дип чараның башында ук бу мәсьәләгә ачыклык кертте шагыйрь һәм Илеш җире, аның данлы кешеләре белән бәйләнеше турында бәян итте: — Өлкән яшьтәгеләр хәтерлидер, хәтсез еллар элек нефтьчеләр Илеш җирләрен тикшерделәр. Алар арасында ике абыем Сәлим белән Гафур да бар иде. Сәлим абыем — Шидәле, Гафур абыем Бүләк авыллары янындагы җирләрне бораулауда катнашты. Мин дә алар янына кунакка еш килә, килгән саен Илешнең күркәм табигатенә, аның ачык күңелле кешеләренә чын-чынлап гашыйк булып китә идем. Гафур абыем да бу якларны бик ошатты. Ошатып кына калмады, Бүләк авылы сылуын үзенә гомерлек яр итеп сайлады. Шулай килеп чыкты, өлкәнәеп барганда гына мин дә Илеш кияве булып киттем.
Икенчедән, “Кызыл таң” гәзитендә, Башкортстан Язучылар берлегендә эшләгәндә минем Илеш районы белән мөнәсәбәтем бик әйбәт булды. Бервакыт 5 язучы белән районга килеп төштек. Бик җылы каршы алдылар, авылларга очрашуга алып бардылар. Иртәгә кайтып китәбез дигән көндә партия район комитетының идеология буенча секретаре Рифкать Фәтхиев: “Берсекөнгә беренче секретарь Тәлгать Рахмановка 60 яшь тула, шул уңайдан берәр шигырь язалмассыңмы?” — дип мөрәҗәгать итте. Каршы килеп буламыни, төн утырып шигырь язарга туры килде. Ул ярыйсы гына килеп чыккан кебек булды.
Иртәгәсен мин аны иҗатташ дусларым алдында Тәлгать Рахмановка укыдым. Шигырьне укыр алдыннан: “Коръән Кәрим — “Бисмиллаһир иррахман иррахим”нан, ә Илеш җире Тәлгать Рахманнан башлана”, — дидем. Бу фикер дә, шигырь дә аңа бик ошады. Ул гына да түгел, “Шигыреңне туганнарым, дусларым каршында да укырсың”, — дип, Тәлгать Лотфулла улы мине юбилей чарасына чакырды. Шул вакыттан соң Илешнең данлы кешеләренә багышлап бик күп шигырь, очерк, сурәтләмәләр язылды. Аларның күпләре “Кызыл таң”да басылды, кайберләре “Китап” нәшриятында дөнья күргән китапларыма да кертелде. Менә шулардан соң Илеш җире миңа ничек якын булмасын инде?! — дип тәмамлады чыгышын Муса Сираҗи.
Шагыйрьне иҗат бәйрәме белән котларга бик күп кунак килгән иде. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Дүртөйленең “Дулкын” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рафаил Хафизов, район китапханәсе каршында эшләп килүче “Илһам” клубы әгъзасы, “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Зәлифә Кашапова, Муса Сираҗи очеркы герое, штанга буенча СССР чемпионы Фәвил Гыйльданов, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналист Гөлфинә Сәлимова, шагыйрьнең сабакташы, мәгариф ветераны Фәнә Минһаҗева, ветеран укытучы Сәрия Сафиуллина шагыйрьнең үзе, иҗаты турында бик җылы фикерләр әйттеләр, аның белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар, чыгыш ясаучыларның кайберләре аңа багышлап язган шигырьләрен дә укыды.
Муса Сираҗи — күпкырлы шәхес: ул оста каләмле публицист та, талантлы шагыйрь дә. Аның шигырьләре гадилеге һәм җиңел телле булуы белән аерылып тора. Шуңа аларны композиторлар да бик теләп көйгә сала. Әлеге кичәдә дә шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән байтак җыр яңгырады. Аларны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсилә Басыйрова, Рәсидә Мостафина, үзешчән сәнгать осталары Зифа Фәтхуллина, Мәүлидә Закирова башкарды. Ә район сәнгать мәктәбе укытучысы Валерий Закиров Муса Шәрәфетдин улына булган теләкләрен гармун моңына төреп җиткерде. Бу кичәдә шагыйрьнең җәмәгате Рәсилә Басыйрова башкаруында Илешкә һәм аның данлы кешеләренә багышланган “Илешем – йөрәк тибешем” (Данил Хәсәншин көе), “Муса батыр” (Ришат Рәхимов көе) җырлары да яңгырады.
Кичә соңында Муса ага үзенең шигырьләрен укыды. Шуларның берсе аеруча хәтердә уелып калды:
Гомер озынлыгын үлчәгәндә,
Җыерчыклар ни дә, чәч нәрсә?!
Шагыйрь гомере йөрәк
яше белән —
Янып яшәү белән үлчәнә!