-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 гыйнвар 2015, 21:15

Һич онытмас сине Зөя, Сакмар!

БАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы Бану Вәлиеваның тууына 100 ел.Мәдәният елы ахырында һәм Әдәбият елы башында Уфада милли операбызның беренче карлыгачының хәтер һәм кадер кичәләре үтте. Мәгълүм булуынча, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры 1938 елның 14 декабрендә ачылган. Бу — аның тәүге солисткасы Бану Вәлиеваның туган көне дә. Ул чакта 24 яшьлек кызны иптәшләре: “Башкортстан хөкүмәте синең туган көнеңә бүләккә яңа театр әзерләгән”, — дип тә шаярталар.

Бану Вәлиева Татарстанның хәзерге Апас районында Зөя һәм Бия елгалары буендагы бик борынгы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаилә­сендә туган. Булачак җырчының әтисе Нургалинең тамырларында сәйярлек каны ага. Һәм ул, нәселдән килгән игенчелек шөгылен ташлап, аркасына биш­тәр асып, кулына мандолина тотып, Русия буйлап ил гизәргә чыгып китә. Авылыннан романтика җил­ләре белән кузгалган егет хәтта Австрия, Германия, Францияне күреп, сирәк һөнәр иясе — кызыл агачтан затлы йорт җиһазлары ясаучы оста булып кайтып керә. Үзе кебек үк моңлы Шәмсруй исемле кызга өйләнә.
Бану кечкенәдән үк өйләрендә җыр-моң ишетеп һәм әтисе ясаган могҗизави җиһазларны күреп үсә. 1921 елгы ачлык Вәлиевлар гаиләсен тагын ата-баба нигезеннән аера. Күп җирләрдә михнәт киче­реп, Шәмбалыкчыга өч елдан әйләнеп кайталар. Ун яше тулып килүче Бану шул елның көзендә генә мәктәпкә төшә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң урындагы башкарма комитетның җир бүлегендә эшли. Өлкәннәр аңа Казанга китеп укырга киңәш бирә. Ул, анда барып, мәктәптә бераз укып та ала, ләкин авыруы сәбәпле кире кайта.
Кызының матур җырлавы белән горурланган Нургали абзый 1931 елның яңгырлы, ямьсез бер көнендә кызын Казан театр техникумына алып китә. Шунда укыткан композитор һәм музыкант Солтан Габәши аңа җырчылыкка укырга киңәш бирә. Бу фикерне Бануның Мәскәүдә укыган бертуган Гата абыйсы да, икетуган Фәхри абыйсы Насретдинов та (еллар үткәч ул — шулай ук опера солисты, ТАССР­ның һәм РСФСРның халык артисты) куәтләгәч, кыз Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка учи­лищесына керә. Тамагын туйдырыр өчен эшләп тә йөри, әмма тормышның очын-очка көчкә ялгый, укуын ташлар хәлгә җитә.
Шундый көннәрнең берсендә Фәхри абыйсы тагын бер яңалык җиткерә: консерваториядә баш­корт студиясе ачыла һәм анда укырга алынганнар дәүләт карамагында булачак икән. Фәхри оялчан сеңлесен студияне оештырып, аңа җитәкчелек итүче Газиз Әлмөхәммәтовка алып бара. Бану, халык җырларын башкарып, комиссия әгъзаларын әсир итә. Ул чәмләнеп белем алырга керешә: иртән — вокал классында дәресләр, көндез — үзаллы шөгыльләнү, кичен — театрда.
Газиз Әлмөхәммәтов үзе җыеп алып барган егет-кызларны укырга урнаштыру белән генә чикләнми, алар турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүен дәвам итә. Тулай торак тормышын аңлап, иң сәләтлеләрен фатирларга урнаштыра, анда пианино куярга ярдәм итә, бераз акча эшләп, кием-салым алырсыз, дип җәйге каникул вакытларында Башкортстан буйлап үзенең гастроль концерт­ларында катнаштыра. “Газиз Салих улы кебек кешеләр сирәк буладыр, изгелекле, юмарт. Безгә үз балаларыдай күреп карады, киңәшләре, конкрет эше белән ярдәм итте”, — дип сагынып телгә ала иде Бану апа.
Студиягә керергә теләгән 50 егет һәм кызның 22се кабул ителә, шуларның 9ы укуларын тәмам­лап, 1938 елның җәй уртасында Уфага кайта. Болар — Бану Вәлиева, Хәбир Галимов, Габдрахман Хәбибуллин, Зәйтүнә Илбаева, Мәрьям Габдрах­манова, Шаһидә Вәлиәхмәтова, Ольга Калинина-Сыртланова, Вәли Галкин һәм Маһира Мәкъсүтова. Кайту белән боларны Шафран курортына түләүсез ял итәргә җибәрәләр. Бану шунда булачак ире Александр Михайлович Егоров белән таныша. Алар бергә кырык елга якын гомер кичерә.
Яңа ачылган театр җитәкчелеге, үзебезнең композиторларга һәм шагыйрьләргә опера язарга заказ биреп, алар әзер булганчы итальян, казах, татар әсәрләрен сәхнәгә куя тора. Шулай итеп театр итальян композиторы Паизеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” дигән операсы белән ачыла. Башкорт телендә барган бу спектакльдә Бану Вәлиева төп рольдә чыгыш ясый. Халыкчан матур җырлары белән билгеле композитор Мәсәлим Вәлиев яшь шагыйрь һәм драматург Сәгыйть Мифтахов либрет­тосына язган “Сакмар” исә тәүге башкорт операсы була.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында утыз ел эшләү дәверендә Бану Вәлиева утыз ике спектакльдә, аларның күбесендә төп партияләрдә чыгыш ясый. Бу репертуарның яртысыннан күбесен совет авторларының әсәрләре тәшкил итә, аңа башкорт композиторларының да ун операсы керә. Заһир Исмәгыйлев белән Баязит Бикбай иҗат иткән “Кодача” музыкаль комедиясенең төп героинясы Наза образын заманында кем генә үз итеп карамаган икән! Наза дисәң, Бануны хәтерләми мөмкин түгел. “Наза образы миңа үтә якын, — дип сөйләде җырчы. — Минем дә бала чагым, яшьлегем шушы героинямныкына охшаш иде. Колхозлашу чорында безнең дә кулыбызга мылтык тотып, райком белән райсовет бинасын саклаган төннәр дә булды. Еллар үткәч, мин Наза образында үземне яңадан күрдем һәм үзем сыман бу образны бөтен сәләтемне җигеп әзерләдем. Комедиянең музыкасы да безнең яшьлекне хәтерләтә”.
Бану Нургали кызы башкорт һәм татар җыр­ларын моң чишмәсе, үзенең күңел азыгы итеп яшә­де. Бу тугандаш милләтләр җырлары тарихын яхшы белүе дә моңа ярдәм иткәндер. “Уел”, “Таштугай”, “Ашказар”, “Җирән кашка”, “Зөлхиҗә”, “Кара урман”, “Биеш”, “Эскадрон”, “Сандугач”, “Кәккүк” җырларын аның башкаруында кемнәр генә тыңлап тәэсир­ләнмәде икән! Замандашларының җырларын да үз итеп яшәде. Рәүф Мортазинның “Чишмә янында”, Хөсәен Әхмәтовның “Кил бакчага”, “Гармун та­вышы”, Рөстәм Яхинның “Дим өстендә”, “Оныта алмыйм”, Заһир Исмәгыйлевның “Бишек җыры”, “Былбылым”, “Вальс”, Нариман Сабитовның “Ак шул Идел сулары”, Салих Сәйдәшевның “Сандугач” кебек бик күп җырлары һәм романслары аның репертуарын бизәде.
Татар композиторларыннан Рөстәм Яхин белән дуслыгы аеруча җылы була. Мәскәүдә бергә укыган чакларында Яхин аңа байтак кына яңа җырларын бирә, Вәлиева Союзлар йортының Колонналы залында татар музыкасы концертында да катнаша. Бу концертта аның белән бергә Мөнирә Булатова, Хәбир Галимов, Габдрахман Хәбибуллин да җыр­лый. Тамара Ходайбирдина бии. Нәҗип Җиһанов аны Казанга чакырып, үзенең “Алтынчәч” опера­сында төп партияне җырлата.
Бану Вәлиеваның Уфа дәүләт сәнгать инсти­тутындагы педагогик эшчәнлеге 1969 елдан башланып, 30 елга сузыла. 85 яшькә кадәр! Аңарда укыган 40тан артык җырчы бүген Башкортстан һәм Русия сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый. Кай­берләре үзләре укытучы булып киткән.
Милли операның чишмә башында торганлыгын күздә тотып, “тәүге карлыгач” дип тә, “Сандугач” җырын оста башкарганына карап, “сәхнә сандугачы” дип тә йөртелгән Бану Вәлиеваның җырлавын радиодан һәм пластинкалардан ишетеп үскән буын вәкиле мин. Аны күбрәк институттагы эш урынында — студентлары арасында күрдем. Ара-тирә юбилей һәм хәтер кичәләрендә җырлый, остазлары һәм замандашлары хакында истәлекләр сөйли иде. Сәнгать һәвәскәрләре смотр-конкурсларында жюри өстәле артында да бергә утыру бәхете тиде. Һәрчак ачык йөзле, ихлас, һәркем белән шул кеше дәрәҗәсендә сөйләшүче апа булып күз алдында тора. Хәер, аның бакыйлыкка күчкәненә дә әллә ни күп вакыт үтмәде әле — ул 90 яшен тутыра язды.
Уфаның Ленин районында (Затонда) һәм Татарстанның Апас районы үзәгендә Бану Вәлиева исемен йөртүче урамнар бар. Шәмбалыкчы авы­лында 1996 елдан бирле аңа һәм Фәхри Насрет­диновка багышланган музей эшләп килә. Андагы экспонатларны тулыландырып, яңартып торалар.
Апаста яшәүче карт журналист Азат Сунки­шевның хәбәр итүенә караганда, күрше респуб­ликада да Бану Вәлиеваның юбилей чараларына ныклап әзерләнәләр, Уфадан да кунаклар көтәләр. Әйткәндәй, ун ел элеккеге хәтер кичәсенә Уфа дәү­ләт сәнгать академиясе ректоры, безнең опера һәм балет театры, сәнгать училищесы директорлары да барган. Шәмбалыкчы авылында биш ел элек “Татар җанлы башкорт былбылы” дигән кичә үткәрелгән, шундый ук исемдәге брошюра бастырылган һәм яңа җыр иҗат ителгән.

Татар җанлы башкорт былбылы
Илгиз Сәйфетдинов музыкасы
Азат Сункишев сүзләре


Кечкенәдән туплап күңелеңә
Көй-моңнарын ямьле Зөянең,
Син аларны Урал, мәшһүр Сакмар
Аһәңнәре белән бизәдең.

Туендырды сине юмарт итеп
Җыр-моңнарның уртак чоңгылы.
Киң сәхнәнең ханбикәсе идең,
Татар җанлы башкорт былбылы.

Синең назлы, күркәм тавышыңны
Һич тә кыен түгел тануы.
Саф бизәкле моңнар иҗат иттең,
Татар җанлы башкорт былбылы.

Мәңге дәвам итәр зур сәнгатьтә
Якты йолдыз булып януың.
Һич онытмас сине Зөя, Сакмар —
Татар җанлы башкорт Бануын!
Читайте нас: