+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 февраль 2015, 22:23

Өметбаев варислары — әдәбиятка

Кырмыскалы районында үткән чаралар берничә мөһим вакыйга белән билгеләнде.Гасырлар дәвамында әдәбият халыкның рухи тор­мы­шында бәяләп бетергесез роль уйнаган. Бәлки шуңа да Русиядә һәм Баш­кортстанда Әдәбият елы игълан ителүен халык зур рухи күтәренкелек белән каршы алды.

Республикабызда Әдә­бият елы рәсми рәвештә “Баш­кортостан” дәүләт концерт залында башланып китеп, “Әдәби нәкыш” республика марафоны символын — әдәбият елъязмасына әвереләчәк “2015 — Әдәбият елы” дип язылган зур китапны бөек мәгърифәтче Мөхәм­мәтсәлим Өмет­баевның туган төяге Кырмыскалы рай­онына, аның хакимият башлыгы Фәнзил Чыңгызовка мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тапшырган иде. Чөнки Кырмыскалы районы былтыргы Мәдәният елын да баш­каларга үрнәк булырлык иҗади эшләр белән бил­геләде. Шуның өчен дә Мәдәният министрлыгы Кырмыскалы рай­онына Әдәбият елын башлап җи­бә­рүне зур ышаныч белән тапшыргандыр да.
Район халкы мондый ышанычны чын горурлык һәм зур җаваплылык белән кар­шылады. Моңа районда баш­ланып киткән әдәби чаралар ачык дәлил булып тора.
Читайте нас: