Алар икесе дә редакциянең “кайнар цехы” булган версткалау бүлегендә 1991 елдан бирле эшләде. Шушы чорда гәзитнең йөзе якты, сүзе үтемле булуында аларның өлеше дә зур. Коллективта да абруй казанды алар. Әлбәттә, болар барысы да – уңган, кешелекле, намуслы хезмәткәрләргә килә торган дәрәҗә, озак еллар дәвам иткән фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Күптән түгел алар Русия Федерациясенең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шушы уңайдан хөрмәтле хезмәттәшләребезне ихлас тәбриклибез! Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар телибез!