+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 март 2015, 22:57

Моңга гашыйкларны берләштерә

Октябрьский музыка колледжының 45 еллык тарихы бар.Колледжның данлы тарихы 1969 елда башланган. Музыка училищесына Л. В. Собинов исе­мендәге Саратов кон­сер­ваториясендә белем алган скрипкачы Владимир Марахтанов җитәк­челек иткән елларда киләчәктәге уңыш-казанышларга ныклы нигез салына. Директор­ның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Вячеслав Нагорный була.

Директор вазыйфасын Фәйрүзә Тугызбаева башкарган чорда, кайчандыр училищены тә­мамлап, югары уку йортларында төпле белем алган яшьләр эшкә килә. Шуларның берсе — Владимир Рихтер. Байтак еллар училищега җитәкчелек итү чорында Владимир Геннадьевич югары һөнәри осталыкка ия, бердәм фикердәшләр коллективы туплауга ирешә. Актив рәвештә уку, тамаша, конкурс эшчәнлеге җәелде­релә. Шәһәребез халык уен коралларында уйнаучы яшь талантларның республика конкурсын уздыру урынына әверелә. 2006 елда исә директор вазыйфасына Юлия Алимина тәгаенләнә.
— Соңгы ун елда гына, — дип ассызыклый Юлия Сергеевна, — 150гә якын солист һәм коллектив республика бәйгеләре, фестивальләрендә югары бәһаләнде.
Колледж­ның даны күптән инде еракларга таралган. Академик хор (җитәкчесе Ю. Г. Исаева), мәсәлән, “Җырлаучы Русия” бәйгесе лауреаты булган. Кишиневта үткән халыкара конкурс дипломанты. Чехиядә үткән халыкара дини музыка фестивалендә икенче урын яулаган.
— Милли традицияләрне үстерүне беренче урынга куябыз, — ди җитәкче.
Моны исбатлаучы дәлилләр җитәр­лек. “Аяз” ансамбле (җитәкчесе Г. З. Мусина) хакында кем генә белми икән! Халык моңына гашыйк музыка сөюче­ләр коллектив катнашлыгындагы концертларга ерак төбәкләрдән агыла. “Аяз” “Башкортстанның иң яхшы фольклор ансамбле” дипломына, Мәдәният министрлыгының бәллүр кубогына ия. Төркиядә узган халыкара фес­тивальдә катнашу ансамбль тарихында җуелмас хатирәләрнең берсе булып озак сакланыр, мөгаен. Якташларыбыз чыгышы анда югары бәһа­ләнә. Екатеринбургтагы “Җире­без — уртак йортыбыз” халыкара конкурсында “Аяз” шулай ук, беренчелекне яулый. Бу бәйгедә Русиядән бары тик өч коллектив кына катнаша.
“Щедрый вечер” урыс халык җыры ансамбле җитәкчесе Г. Б. Хисаева да халык җыры һәм такмаклары конкурсында (Балакатай) Гран-при яулау бәхетенә ирешкән. Казанда узган “Язгы гөрләвекләр” Бөтенрусия бәйгесендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. Мактаулы халыкчан коллективлар “Бие һәм җырла, яшь Русия!” Бөтенрусия конкурсында катнашу хокукын ала. Республика авылларына фольклор экспедицияләр исә аеруча әһәмияткә ия. Музыкантлар борынгы милли гореф-гадәтләрне тирәнтен өйрәнә, аларга яңа сулыш “өрә”.
“Раздолье” урыс халык уен кораллары оркестры (Е. Ф. Никифорова) һәм шул ук исемдәге ансамбль (Ю. К. Никифоров), тынлы оркестр (Ф. А. Харисов), эстрада-тынлы оркестры (А. В. Будылин), скрипкачылар ансамбле (Г. С. Булатова), “Сонет” вокаль ансамбле (Г. Г. Махначева) аларның һәркай­сының үз стиле, кабатланмас жанр төрлелеге.
Һөнәри кадрлар хәзерләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе зур урын алып тора. Студентлар республика, күрше Татарстан шәһәр-авылларында еш чыгыш ясый, “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында даими көч сынаша. Колледж республиканың көнбатыш районнарындагы балалар музыка мәктәпләре өчен чын мәгънәсендә методик үзәк ролен үти. Аның нигезендә ел саен педагогик укулар оештырыла. Мәскәү, Уфа, Казан, Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән танылган белгечләр чакырыла, күренекле композитор, башкаручылар белән даими иҗади очрашулар, ачык дәресләр, семинарлар уза. Гнесиннар исемендәге Русия Музыка Академиясе профессоры, Русиянең атказанган артисты А. Кошванец белән берлектә ике тапкыр үткәрелгән кыллы уен коралында уйнау буенча “иҗат мәктәбе” үзе ни тора! Тиңләшердәй, үр­нәк алырдай данлыклы сәләт ияләре белән очрашу, фикер алышу мизгелләре студентларны якты кичерешләргә баета, илһамландыра, канат куя. Пианистлар С. Дукачев, М. Кочуров, Р. Урасин, Д. Керби (Бөек Британия), Р. Делорко (Германия), А. Сассман (Австрия), халык уен коралларында уйнаучылар Ю. Дранга, А. Скляров, С. Войтенко, П. Соаве (АКШ) һәм башка бик күп күренекле музыкантлар чыгышы, һичшиксез, гаҗәеп тәэс­соратлар калдыра.
— Бездә кунакта композиторлар Л. Исмәгыйлева, Р. Касыймов, Н. Даутов, В. Калистратов, Русиянең халык артисткасы А. Литвиненко кебек абруйлы шәхесләр дә булды, — дип бәян итә колледж директоры. — Исем­нәре күптән танылу алган белгечләр осталык дәресләре күрсәтте. Доцентлар И. Паращук, А. Нечаева, профессорлар С. Федосеева, Е. Скурко, З. Хәмәтдинова, Русиянең атказанган артисты И. Журавленко студентлар белән тәҗрибә уртаклашты.
Колледжның бүгенгесе якты һәм өметле. Укытучылар, студентларның иҗади потенциалы үсеш ала әзерлек сыйфаты камилләшә. 2011 елдан хор-дирижерлык бүлегеннән аерылып чыккан соло һәм халык җыры бүлеге мөстәкыйль эшли.
Агымдагы уку елында колледжда 179 кеше белем ала. Төрле төбәк­ләр­дән җыелган яшьләрнең һәркайсына шәхси мөнәсәбәт таләп ителә. Колледжны тәмамлаучылар югары музыка белеме ала. Рафаэль Гәрәев (педагогы Ю. К. Никифоров), мәсәлән, Гнесиннар исемендәге Академиядә, Лиана Шәйхлисламова (Г. С. Булатова), Даша Щепотьева (Е. Ф. Никифорова) Казан дәүләт консерваториясендә укуын дәвам итә. Уфа, Магнитогорск, Барнаул, Самара шәһәрләренең югары музыка уку йортларына керү бәхетенә ирешкәннәр дә җитәрлек. Педагоглар коллективы яшәрә, тулылана бара.
— Уфадан Регина һәм Денис Сәлиевлар, Тимур Шәрипов эшкә кайтты, — ди Юлия Сергеевна. — Яшь булуга карамастан, шактый танылу алып өлгергән горурлыгыбыз — Әлфия Сәетова вокал классы буенча “йолдызлар” әзерли. Колледж тарихында иң тәүгеләрдән булып сәнгать белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясе яклаган Глүзә Трофимова, Анатолий Будылин — күпләргә үрнәк.
Яшь көчләрнең уку йортына килүе­нә биредә озак еллар иҗат белән шөгыльләнүче педагоглар сәбәпчедер, мөгаен. Т. Захарова, быел педагогик эшчәнлегенең 50 еллыгын билгели. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ю. Исаева, Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Г. Мусина зур юбилейларын үткәрде. Т. Усманова, Е. Никифорова шулай ук респуб­ли­каның атказанган мәдәният хезмәт­кәрләре исеменә лаек. Скрипкачылар ансамблен җитәкләүче Г. Булатова, 25 ел дәвамында укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкаручы И. Кашкина “Башкортстан­ның мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган. Производство практикасы җитәк­чесе О. Ковалева исә “Ру­сиянең урта һәм һөнәри белем бирүнең почетлы хезмәткәре” исемен йөртә.
— Музыка колледжы нигезендә студент яшьләр филармониясе оештырырга ниятлибез, — ди Юлия Алимина. — Иҗади көчләребез көнбатыш төбәккә ешрак чыгу, үзләрен һәрьяклап таныту, укырга яшьләрне җәлеп итү мөмкинлегенә ия булачак. Сәләтле яшьләр игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Безнең бурыч — аларга төпле һөнәри белем, арытаба үсешкә юнәлеш бирү.
Читайте нас: