+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 март 2015, 22:02

Русия күләмендә алкышланды

Мәскәүдә танылган башкорт сатирик-язучысы Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узды.Тарихи Ростовлар йортына Русиянең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, галимнәре һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, үзәк матбугат мөхәррирләре, иҗат берлекләре җитәкчеләре җыелды.

— Безнең зур илебездә яхшы язучылар һәм ша­гыйрьләр бихисап. Ләкин алар арасында гомумрусия проблемаларын кыю күтәрүче Мар. Сәлим кебек сатириклар бармак белән генә санарлык. Русия әдәбиятына керткән хезмәте өчен ул безнең халыкара оешманың иң зур бүләге — Грамота белән бүләкләнде, — диде Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Иван Переверзин.
Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәре оешмасы идарәсе рәисе Владимир Бояринов Марсель Сәлимовның халыкара әдәби форумнарда актив катнашуын билгеләп үтте. Ул башкорт сатиригына В. В. Маяковский орденын тапшырды. Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева Марсель Сәлимовның “Һәнәк” журналындагы фидакарь эшчәнлеге турында сөйләде һәм аңа Думаның “Алтын каләм”ен бүләк итте.
Юмористның иҗаты турында, шулай ук, Русия Язучылар берлеге секретаре Тимур Шафир, Иҗади хезмәткәрләрнең халыкара ассоциациясе президенты Виктор Никеров, язучылар Җәмил Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев, Русия Президенты каршындагы Башкортстан вәкиллеге, Мәс­кәүдәге башкорт диаспорасы вәкилләре чыгыш ясады. Тамашачылар Мәдинә Илһамо­ва башкаруында башкорт көйләрен тың­лады.
Күренекле урыс язучылары Николай Переяслов һәм Иван Тертычный Мар. Сәлим­нең яңа шигырьләрен үз тәрҗемәләрендә укыды. Ә Мар­сель Сәлимовның чыгышын ихлас алкышлар бүл­дерде.
Шушы ук кичәдә Николай Переяслов Марсель Сәли­мовка сатира һәм юмор жанрында актив эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Читайте нас: