+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
31 март 2015, 21:44

Артист булу җиңелме?

Сәхнә аңа үзеңне тулысынча багышлауны таләп итә.Милли телдәге музыкаль телеканаллар аша татар һәм башкорт артистларының тормышы белән яхшы танышбыз. Җылы яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, җырчылар да көн саен калкып чыгып тора. “Артистка рәхәт, җырлап-биеп тик йөри!” — дибез... Ә чынында ничек соң?! Артист тормышы, уйлаганча, бик җиңел һәм акчалы микән?Бүген татар һәм башкорт эстрадасы шулкадәр алга китте, башкалабыз Уфада бер көндә берьюлы 3-4 мәдәният сараенда милли концертлар бара. Һәм һәркайсында — тулы зал. Кемнеңдер “сольный” концерты, икенчесендә — Татарстаннан килгән йолдызлар чыгыш ясый, өченчесендә — юмор кичәсе... Кыскасы, бүгенге көндә артистка ихтыяҗ зур.

Продюсер кирәкме?

Һәр өлкәдәге кебек, эстрада сәнгатендә дә уңышка ирешү өчен үҗәтлек кирәк. Ә үҗәтлек булган җирдә тырышлык һәм сабырлык бар. Ләкин парадокс: шушы ныклы холык-фигыль белән беррәттән самимилек тә булырга тиеш. Артист балаларча самими булмаса, сәхнәдә гәүдәләндерәчәк образын аңламаячак, аңа ышанмаячак. Ә үзең ышан­мыйсың, героеңның киче­решләрен йөрәгең аша үткәр­мисең икән, тамашачы сиңа ничек ышансын?
Җырлый белү һәм сүз остасы булу гына җитми әле. Тышкы матурлык та мөһим факторларның берсе. Гүзәл буй-сын — аеруча хатын-кыз артистларның визит карточкасы булып тора.
“Талант бар, тышкы кыя­фәтем дә “ничава”, әмма йолдыз булып китә алмыйм бит әле”, — диючеләр булыр. Көчле көндәшлек заманында продюсерсыз сәхнәгә аяк басасы түгел. Ул сиңа популяр композиторларның җырларын сатып ала, аранжировка яздыру да аның өстендә, дизайнерлардан сиңа костюмнар тектерә, сине телевидение һәм радиога чыгара һ.б. Кыскасы, сине сәхнәгә тулысынча әзерли. Тәүдә продюсерга сине йолдыз итәр өчен бик күп акча түгәргә туры килә, әмма соңыннан ул чыгымнар аңа берничә тапкыр артып кайтачак. Өметсез артист белән продюсер эш итмәячәк, инвес­тицияләрне кемгә салырга кирәклеген ул яхшы белә.
“Кара әле, тәүдә продюсер акчасына сәхнәгә күтәрелим дә, соңыннан аннан баш тартырмын”, — дип уйлаучылар булыр. Юк шул, алай җиңел генә килеп чыкмас. Эш башлар алдыннан продюсер белән, гадәттә, биш, җиде, ун елга килешү төзелә. Аңа кул куеп, үзеңә нинди җаваплылык алганыңны аңларга кирәк. Артист буласы кеше тәүдә бик дәртләнеп кул куйса да, йолдызга әверелгәч, эшнең нечкәлекләрен аңлагач, килешүне үзгәртик дип, продюсер белән тавыш чыгарырга да мөмкин.
Нинди җитди адым ясаганыңны аңларга кирәк. Тәүдә контрактта күрсәтелгән эш хакын алып эшләү бәлки күңелле дә булыр. Әмма көн дә чыгыш ясап, арып-алҗып эшли башлагач, ул акча гына сине канәгатьләндерерме?
Артист белән продюсер арасында тавыш еш чыга. Моңа милли эстрадада да мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, билгеле бер җырчы продюсеры белән уртак тел таба алмый, килешүне вакытыннан алда өзә. Нәтиҗәдә, үз карьерасына зыян гына ясый. Билгеле продюсер барлык телеканалларга һәм радиоларга шалтыратып, аның җырларын куймаска куша. Ни дисәң дә, ул аның акчасына яздырылган җырлар һәм аның моңа хокукы бар. Арытаба ул җырчыны намуссыз дип, журналистларга интервьюлар бирә. Бу татар эстрадасыннан бер мисал. Ә урыс һәм дөньякүләм артистлар тормышында нинди генә гаугалар юк?!

5 мең сумга “тирләргә” дә мөмкин!

Кайчандыр “Туган тел” телеканалында “Ун кайнар җыр” хит-парады алып баручысы булган идем. Университет тәмамлап, бәлки тормышымны телевидениегә багышлармын дип йөргән вакытлар булды. Тапшыру алып баруның әллә ни кыенлыгы юк. Атна дә­вамында телевизор караучылар хит-парадтагы яраткан җырчысы өчен тавыш бирә, кайсы йолдыз нинди баскычта буласын алар хәл итә. Ә миңа алдан сценарий язып, матур киенеп, бизәнеп тапшыруны төшерәсе генә. Тора-бара бу эш бертөрлелеге белән ялкытты һәм бер елдан хит-парад алып барудан баш тарттым.
Әлеге телеканалга биш ел тулу уңаеннан, анда эшләгән барлык алып баручыларны да катнаштырып, зур концерт ясадылар. Ул вакытта телеканалда эшләмәсәм дә, дәрәҗәле концертны алып бару бәхете миңа да тиде. Кыскасы, мин бер көн зур сәхнәдә артист булып карадым.
Җитди чарага әзерләнү бер ай алдан башланды. Иң беренче “кайгы” — ул костюм. Сәхнә өчен кибеттән генә алынган күлмәк бармый. Ни өчен?! Чөнки концертта катнашучы башка кешенең яки тамашачының синеке кебек үк күлмәктә килүе ихтимал. Интернет челтәреннән ошаган күлмәк моделен эзлисең, аннары тукыма юллыйсың. Һәм иң катлаулысы — үз эшенең остасы булган дизайнер-тегүчене табу.
Концертның беренче бүлегендә кияр өчен — бер, икенчесенә — икенче күлмәк тегелде. Костюм тектерү чыгымнары миңа түлисе эш хакыннан күпкә артып китте. Әмма борчылырга урын юк — хатын-кызның гардеробында беркайчан да артык күлмәк булмый. Аны башка чараларга да рәхәтләнеп киеп булачак.
Концертны дүрт кыз алып бардык. Тамашачы өчен бу гадәти булмаган күренеш булды, чөнки еш кына алып баручы буларак егет белән кыз чыгыш ясый. Ә бу очракта — күз явын алырлык күлмәкләрдә дүрт хатын-кыз!
Зур солянка-концертларда сәхнә артында тынгысызлык! Кемдер күптән күрмәгән коллегалары белән чәй эчеп утыра, кемдер прическа эшләтә, кемдер репетиция ясый... Без, алып баручылар, концертка дүрт сәгать кала алдан килеп, макияж эшләттек, чәчне матурлаттык. Сценарий әзер, аны кат-кат укып, сөйләмне шомарттык. Бер кыенлыгы да юк кебек — сәхнәгә чыгып әзерне укыйсы гына калды.
Әмма алай җиңел генә барып чыкмый икән. Алдан әзерләнгән сценарий тулысынча үзгәреп бетте. Иң кызыгы — артистның кайчан чыгыш ясарга теләве. Янәсе, иң отышлысы — ахырда зур йолдыз сыйфатында сәхнәгә чыгу. Мин моның бер абруен да күрмим: чөнки тамашачы, соңгы җыр икәнен сизеп, гардеробта чират тормыйм дип, чабулый башлый. Ә аннары, тамашачы алып килгән чәчәген дә соңгы җырга кадәр сакламый, тәүдә җырлаган җырчыга ук чыгарып бирә. Әмма моны бер дә аңларга теләмәгән җырчылар, “күчерегез әле мине ахырга”, дип, алып баручыларның теңкәсенә тия. Ә кемгәдер, киресенчә, тиз генә чыгыш ясап, банкетка җырларга барырга ашыгырга туры килде. Ахырда концерт сценарие бик куркыныч кәгазь битләренә әйләнде. Сызгаланып беткән сценарийда ничек кенә ялгышмаска икән, дип борчылып беттем.
Концерт башланды. Без, алып баручылар, җырчыларны игълан итә тордык, алар үз чиратында җырларын башкарды. Якты утлар, бөтен тавышка яңгыраган музыка һәм меңләгән тамашачы алдында каушамый калып булмады. Бу сөйләмемдә дә, үз-үземне тотышымда да нык сизелгәндер.
Концертны исән-имин генә үткәреп җибәрдек. Аннан соң бик күп уйлар һәм фикерләр борчыды мине. Билет алып, концертны тамаша залыннан карап утыру күпкә күңеллерәк икән. Башкарган эш өчен акча да түләделәр — 5 мең сум, миңа калса, бер көн өчен менә дигән эш хакы!

Иң мөһиме – “чир” йоктырмау

“Йолдыз” авыруы хакында ишетеп беләбез. Ул барлык һөнәр ияләре арасында да булырга мөмкин, әмма артистларда еш очрый. Мәсәлән, актер, сәхнәдә төп рольне уйнап, яисә җырчы, хит җыр башкарып, халык арасында танылу яулый икән — аның фикере буенча “ул — иң шәбе”. Үзләренә югары бәя бир­гәннәрне “йолдыз” чире белән авырый дип әйтәләр дә инде.
Иң яхшысы — һәрвакыт гади, ачык булып калу. Тамашачы шундыйларны ярата.

Сүз ахырында

Артист булу — җаваплы һөнәр. Илебезгә игенчеләр, укытучылар, табиблар кирәк булган кебек, алар да бик мөһим һөнәр ияләре. Күз алдына китерегез, бернинди театрлар, цирклар, концертлар да юк... Проблемалардан, эштән арыган халык ничек ял итәргә тиеш?! Юк-юк, алай була күрмәсен! Безнең халык моңсыз, сәнгатьсез яши алмаячак!
Читайте нас: